Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Изге урын күңелне сафландыра

    Дөбъяз һәм Каенлык авыл җирлекләренең социаль хезмәткәрләренең игътибар үзә-гендә булган өлкән яшьтәге кешеләре күптән түгел Казандагы "Кол Шәриф" мәчетенә онытылмаслык сәяхәткә бардылар. Әлеге мәчет - Татарстанның йөзек кашы, даны дөньяга киң таралган истәлекле корылма, халкыбызның бик яратып гыйбадәт кыла торган урыны. Безнең белән килүчеләр дә, бинаның мәһабәтлегенә, манарасының матурлыгына сокланып,...

    Дөбъяз һәм Каенлык авыл җирлекләренең социаль хезмәткәрләренең игътибар үзә-гендә булган өлкән яшьтәге кешеләре күптән түгел Казандагы "Кол Шәриф" мәчетенә онытылмаслык сәяхәткә бардылар.

    Әлеге мәчет - Татарстанның йөзек кашы, даны дөньяга киң таралган истәлекле корылма, халкыбызның бик яратып гыйбадәт кыла торган урыны. Безнең белән килүчеләр дә, бинаның мәһабәтлегенә, манарасының матурлыгына сокланып, гаиләләренә иминлек, илгә тынычлык һәм татулык теләп, мәрхүмнәрне дә искә алып дога кылдылар. Мәчетнең үзендә Ислам мәдәнияте музеена керделәр, анда бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр турында белделәр.

    Мәчеттә йөргәннән соң барысы да Җиңү паркына киттеләр, анда сугыш чоры техникасын карадылар. Өлкән яшьтәге апалар бу авыр елларны искә төшерделәр, парктагы тюльпаннарның ничек матур итеп утыртылуына сокландылар.

    Шушындый сәяхәтләрдән соң табигать кочагында тамак ялгап алдылар. Мондый экскурсия аларга бик ошады, күңелләре күтәрелеп китте. Аны оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйтеп, яңа сәяхәтләрдә дә катнашасы килүләрен белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: