Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Изге Рамазан ае

    Агымдагы елның 9 июленнән мөселман дөньясы Рамазан аена керде. Бу изге айда Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән сүрәләрен иңдерә башлаган. Мөселманнар, Рамазан аен зурлап, ураза тоталар. Ул быел 8 августка кадәр дәвам итәчәк һәм Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк. Татарстан Республикасы Президенты бу көнне ял көне дип игълан итте. Шушы...

    Агымдагы елның 9 июленнән мөселман дөньясы Рамазан аена керде. Бу изге айда Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән сүрәләрен иңдерә башлаган. Мөселманнар, Рамазан аен зурлап, ураза тоталар. Ул быел 8 августка кадәр дәвам итәчәк һәм Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк. Татарстан Республикасы Президенты бу көнне ял көне дип игълан итте.

    Шушы изге Рамазан аенда үзен мөселман итеп тоясы, Аллаһының төп фарызы булган уразаны берничә генә көн булса да тотып карыйсы килгән кешеләр бар. Әмма моны ничек эшләргә? Кайбер еш ишетергә туры килгән сораулар белән без Биектау станциясе бистәсе мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрә-повка мөрәҗәгать иттек.

    - Фәрит хәзрәт, ураза тотучыга нинди төп таләпләр куела, ул нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

    - Аллага шөкер, менә Рамазан ае да килеп җитте һәм узып та бара. Ни кызганыч, бик тиз уза. Тоткан уразаларыбызны Аллаһыбыз мөбарәк кылсын. Бу айда һәм-мәбезгә ураза тотып һәм изге гамәлләр кылып җәннәткә, Аллаһы Тәгаләбезгә якынаерга форсат бирелә. Бу айда без ашказаннарыбызны барлык ризыктан - хәләленнән дә, хәрәменнән дә мәх-рүм итеп, кояш чыкканнан кояш батканга кадәр ураза тотабыз. Бу вакытта шулай ук тәмәке тарту, хәмер эчү, ирләр һәм хатыннарга якынлык кылу тыела. Ачуланышу, гайбәт сөйләшү шулай ук зур гөнаһ санала. Гомумән алганда, бары тик изге гамәлләр генә кылырга кирәк. Дөрес, яхшы гамәлләр Рамазан аенда гына түгел, һәр көнне башкарылырга тиеш, әмма бу изге ай аерым урын алып тора, моны һәр мөселман кешесе белергә тиеш. Чиста, пөхтә йөрү, вакытында намаз уку, Коръән сурәләрен уку, мәчеттә җәмәгать белән, яки үз өеңдә тәрәвих намазларын уку шулай ук төп кагый-дәләргә керә.

    - Хәзер яшьләр арасында да ураза тотучылар бар. Аларны кызыксындырган сорау - хатын-кызларга бизәнеп, иннек-кершән ягынып йөрергә ярыймы?

    - Мөселман хатын-кызлары пөхтә, тыйнак булырга тиеш. Артык ачык төстәге киемнәр кию, күзләрне камаштыра торган косметика кулланып, артыгын бизәнү ислам кануннарына туры килми. Рамазан аенда бигрәк тә тәкъвалык күрсәтергә кирәк. Хәтта тәме тамак төбендә сизелә торган иннек белән иреннәрне буяу да уразаны бозарга мөмкин. Ирләргә дә чиста-пөхтә йөрергә, чәч-ләрне, сакал-мыекларны вакытында кырып, кыскартып, юынып йөрү мәслихәт.

    Теш пастасын куллану да төрле фикерләр тудырда. Соң исәптә Татарстан Диния назәрәтендә теш пасталары куллану уразаны боза дигән карарга килделәр, чөнки тамак төбендә аның тәмен тоясың. Шул рәвешле, теш пастасын сәхәр ашаганчы гына кулланырга мөмкин, ә иртән тешләрне бары тик щетка белән генә чистартырга, анда да авызны чайкаганда бер тамчы су да тамактан узарга тиеш түгел. Сагыз чәйнәү дә уразаны боза.

    - Фәрит хәзрәт, ураза көннәрнең бик эссе вакытына туры килә бит. Өлкән яшьтәгеләргә бигрәк читен. Авызны гына чайкатып алырга рөхсәт ителмиме?

    - Сез игътибар иттегез микән Ходай Тәгаләнең кодрәтенә, аның үз бәндәләренә карата миһербанлылыгына. Июнь ахыры, июль башларында нинди кызу көннәр иде, һава температурасы 30-35 градуска җитте. Күпләр шундый эссе көннәрдә ничек ураза тотарбыз икән дип борчылды. Аллаһы Тәгалә үзенең кодрәтен күрсәтеп, иртәгә ураза дигән көнне нинди матур яңгырлар белән сыйлады, һава температурасы да үз-гәрде. Шөкер, шундый уңайлы шартлар бүген дә дәвам итә. Ә инде теле, авызы нык кипкән кешеләргә килгәндә шуны әйтә алам: авызны чайкап кына алырга мөмкин. Ләкин бик сак булырга кирәк, суның бер тамчысы да тамак төбенә төшәргә тиеш түгел. Әгәр су тамактан узса, тоткан ураза бозыла дигән сүз.

    - Ифтар мәҗлесләренә ризык әзерләгәндә аның тәмен тикшереп карау мөмкинме?

    - Бу хакта Пәйгамбәребезнең бер Хәдисе бар: «Әгәр ирегез бик таләпчән булса, яки олы мәҗлескә әзерләнсәгез, телгә тидереп кенә ризыкның тәмен, тозын тикшереп карау рөхсәт ителә, әмма шунда ук авызны чайкатып алырга кирәк». Монда да шул ук таләп: су тамчысы тамактан үтәргә тиеш түгел.

    Ризык турында тагын бер нәрсә әйтәсем килә. Кирәге чыгып, аңлы рәвештә ризыкның тәмен татып карау бернәрсә, кайвакытта ураза тотучылар онытылып ашап кую очраклары да бар. Кем дә кем онытылып, ялгышып ашап җибәрсә, моны Аллаһ бүләге буларак кабул итәргә кирәк. Авызыгызга кабып чәйнәгән ризыкны йотып җибәрергә өлгермәсәгез, аны кире чыгарып, авызны чайкатырга кирәк. Әгәр дә инде ашап бетереп, табыннар җыйгач кына уразада икәнлегегез искә төшсә, бу бәндә үзен Ходайның сөекле бәндә-ләреннән саный ала, аңа Аллаһы уразада шундый бүләк биргән. Оныттык икән, шөкер итик.

    - Фәрит хәзрәт, фидия сәдакасе турында аңлатыгыз әле, зинһар: нәрсә ул, кемгә, ни өчен һәм күпме күләмдә бирелә?

    - Корън Кәримдә бер дә ураза тота алмасагыз фидия йөкләнә, диелгән. Хроник авыруы булып, бер дә ураза тота алмаган мөселманнарга фидия сәдакәсе бирү рөхсәт ителә. Быел Татарстан Диния назәрәте аны бер көнгә 150 сум күләмендә билгеләде, ягъни бер көндә ашау өчен тотыла торган сумма. Фидия сәдакәсе фәкыйрьләргә, ятимнәргә, ярдәмгә мохтаҗларга бирелә. Аны мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре уздыру өчен дә бирергә мөмкин.

    Әмма һәр мөселман кешесе уйлансын иде: ул фидия сәдакасы би-реп, үзен безгә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән ураза-нигъмәттән, Аллаһы Тәгаләгә, җәннәткә якынаюдан мәхрүм итә.

    Я, Раббым, барлык бәндәләргә дә ихлас күңелдән уразасын тотып, Аллаһыга якынаерга насыйп итсә иде.

    - Тулы җавапларыгыз, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: