ИЗГЕ КҮҢЕЛЛЕ ХАНЫМ
Рамазан ае Татарстан мөселманнары өчен күңелсез вакыйгалардан башланды. Әмма шул ук вакытта киң күңелле, изге гамәлләр кылучы кешеләр булу сөендерә. Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә Венера Һидият кызы Нәбиуллина дигән эшмәкәр яши. 20 июнь көнне ул сарык суеп, мохтаҗларга, дусларга күчтәнәч өләште. Әле алай гына түгел, 21 июньдә "Мерседес" автобусына 18...
Рамазан ае Татарстан мөселманнары өчен күңелсез вакыйгалардан башланды. Әмма шул ук вакытта киң күңелле, изге гамәлләр кылучы кешеләр булу сөендерә.
Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә Венера Һидият кызы Нәбиуллина дигән эшмәкәр яши. 20 июнь көнне ул сарык суеп, мохтаҗларга, дусларга күчтәнәч өләште. Әле алай гына түгел, 21 июньдә "Мерседес" автобусына 18 кешене утыртып, Биләргә "Изге чишмә"гә алып барды. Анда баргач, әбиләр Мәккәгә барган кебек булдылар. Алар арасында Омск һәм Төмән өлкәсеннән кунакка кайткан олы яшьтәге әбиләр дә бар иде, берсе - 82 дә, икенчесенә - 78. Бу изге җирне күреп, исләре китте. 400 дән артык басмадан торган баскычны менеп, кара таш янында Коръән укыдылар. Халыкка, дөньяга тынычлык, җитәкчеләребезгә түземлек, сабырлык, саулык сорадылар.
Безнең Татарстанда шундый искитмәле матур, изге җирләр бар икән. Шушы изге җирләрне чистартып, матурлап, тәртипләп торган хуҗаларга бик зур рәхмәт.
Әбиләрне Венера Һидиятовна чәйләр эчертеп, хәерләр биреп алып кайтып, өйләренә кадәр китереп куйды. Алланың рәхмәте яусын Сезгә, Венера ханым! Сезгә Ходай саулык-сәламәтлек, эшләрегездә зур уңышлар насыйп итсен, киң дәүләт белән яшәгез. Шундый изге күңелле кешеләр күп булса иде арабызда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев