Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Иртәгә изге Рамазан ае, ураза башлана

18 июньдә мөселман дөньясы иң изге ай - җиргә Коръән иңдерелгән Рамазан аена аяк баса. Әлеге ай турында район мөхтәсибәте рәисе хаҗи Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән сөйләшәбез. - Тәлгать хәзрәт, Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләп китсәгез иде. - Рамазан аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй-һиссәләмгә Коръән иңдерелә башлады. Шуңа күрә без бу...

18 июньдә мөселман дөньясы иң изге ай - җиргә Коръән иңдерелгән Рамазан аена аяк баса. Әлеге ай турында район мөхтәсибәте рәисе хаҗи Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән сөйләшәбез.

- Тәлгать хәзрәт, Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләп китсәгез иде.
- Рамазан аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй-һиссәләмгә Коръән иңдерелә башлады. Шуңа күрә без бу айны Шатлык ае дибез. Бу ай - Бәрәкәт ае - ризыкларыбыз, гамәлләребез бәрәкәтле, гамәлләребезгә карата әҗер-савабы күп була торган ай. Бу ай - Уңыш ае - бер изгелеккә 1000 изгелек языла торган ай. Бу ай - Җиңү һәм рәхмәт ае - явыз нәфесләребез белән сугышып, аларны җиңеп, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешә торган ай. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәләм: "Иң зур сугыш - нәфесләребез белән сугышу", - диде. Бу ай - Котылу ае - бозыклыклардан тыелып, Җәннәт кәсеп иткән ай, Аллаһ Тәгалә ут газабыннан коткара торган ай. Бу ай - Догаларның кабул була торган ае. Аллаһ Тәгалә: "Сезнең догаларыгызны кабул итүдә һәрвакыт якынмын", - ди. Бу ай - Сәламәтлек ае - тәннәребезне ачлык белән дәваласак, рухларыбызны Аллаһның боерыгын үтәп, явыз булган нәфесебезне җиңеп, Аллаһ Сүбехәнәһү үә Тәгаләдән югары Җәннәтен көтәбез. Насыйп итсә иде. Әмин.
- Рамазан ае, уразаның төп таләпләре нинди?
- Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчы ашамый-эчми, гайбәт, начар сүзләр сөйләми вә якынлык кылмый тору - балигъ вә гакылы булган һәрбер мөэмин бәндәгә фарыздыр. Ураза көн озынлыгы 17 сәгатьтән дә артык булган чорга туры килә. Шушындый озак вакыт ашамый-эчми тору җиңел түгел, әлбәттә, әмма шуның белән Аллаһ Тәгалә безнең тәкъвалыгыбызны, аңа буйсынуыбызны, аннан куркуыбызны сынавын истә тотсак, үзебезгә җиңеллек алырбыз.
- Тәлгать хәзрәт, ураза ниятен һәм ифтарда укый торган догаларны да искә төшерсәк әйбәт булыр иде.
- Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:
"Нәүәтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".
Мәгънәсе: «Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым».
Кояш баеп, чираттагы көн-нең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу - сөннәттер.
Авыз ачканнан соң укый торган дога:
"Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү".
Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы Уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тә-вәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка.
- Тәлгать хәзрәт, тәравих турында да берничә генә сүз әйтеп китсәгез иде.
- Тәравих намазы Рамазан ае кичләрендә соңгы ястү намазыннан соң укыла. Аны ирләр дә, хатын-кызлар да укырга тиеш. Мәчеттә җыелып укылган тәравих намазы бигрәк тә саваплы. Шуңа күрә, мөмкинлек табып, мәчеткә барырга тырышырга кирәк.
- Кемнәргә ураза тоту мәҗбүри түгел? Авыру сәбәпле, ураза тота алмаган кешегә нишләргә?
- Сәфәрдәге кеше, йөкле яки бала имезә торган хатын ураза тотмаска мөмкин. Әмма соңыннан үз җайлары белән бер көнгә бер көн исәбеннән ураза тотсалар, яхшы булыр. Авыру кеше ураза тота алмаса, фидия түли. Бу төр сәдака бер кешегә бер көн туярлык ризык алу өчен кирәкле акча күләмендә билгеләнә. Быелга ул 200 сум күләмендә билгеләнгән.

- Ә фитыр сәдакасе ничек түләнә?
- Фитыр сәдакасе һәр мөселман өчен ваҗип санала. Аның күләме арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләнә. Арпа бәясе буенча якынча 100 сум тирәсе, йөзем бәясе буенча 500 сум. Фитырны Гаеткә кадәр түләргә кирәк. Быел Ураза Гаете 17 нче июльдә була, димәк, шуңа кадәр фә-кыйрьләргә, авыруларга, ярдәмгә мохтаҗларга фитыр сәдакасен түләү яхшы булыр.
- Тәлгать хәзрәт, әңгә-мәгез өчен рәхмәт. Барыбызга да Рамазан айларын Ходай кушканча яшәп, тиешле уразабызны камил тотып бетерергә насыйп итсен. Сүз ахырында, беренче сәхәрнең кайчан буласын тәгаен әйтсәгез иде.
- Мин мөхтәсибәт исеменнән Биектау районы мөселманнарын изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм. Бу Коръән иңдерелгән айны бары изге гамәлләр кылып, тыелганнардан тыелып, гаиләләребездә татулык, садә мәхәббәт саклап уздырырга язсын.
Беренче сәхәр вакыты 18 июньдә төнге 0:57 сәгатьтә, ифтар - 20:31 сәгатьтә. Калган көн-нәрдәге вакытны Мөселман календарьларыннан карарга мөмкин. Уразабызны Ходай кабуллардан кылсын. Әмин!
Әңгәмәне
Сания Шакирова
алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев