Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Игелекле эш

Ташлы Кавал мәхәлләсенә кергән Ташлы Кавал, Өмбе, Туктамыш авыллары халкы, Ташлы Кавал имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт чакыруына кушылып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә җибәрү өчен бәрәңге тапшырган иде. Алар исеменә Казаннан Рәхмәт хаты килде. Мәдрәсә директоры Наил Фәрит улы Яруллин имзалаган хатта болай диелгән: «Быел да сезнең тарафтан җибәрелгән гошер сәдакасен кабул итеп алдык....

Ташлы Кавал мәхәлләсенә кергән Ташлы Кавал, Өмбе, Туктамыш авыллары халкы, Ташлы Кавал имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт чакыруына кушылып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә җибәрү өчен бәрәңге тапшырган иде.
Алар исеменә Казаннан Рәхмәт хаты килде. Мәдрәсә директоры Наил Фәрит улы Яруллин имзалаган хатта болай диелгән: «Быел да сезнең тарафтан җибәрелгән гошер сәдакасен кабул итеп алдык. Казан югары мөселман мәдрәсәсе «Мөхәммәдия» сезгә мәдрәсәгә күрсәткән ярдәмегез өчен үзенең олы рәхмәтен җиткерә. Аллаһ Тәгалә сезгә Үзенең ярдәмен бирсен, Аллаһның олуг әҗер савапларына ирешегез, тәннәрегезгә саулык-сәламәтлек, малларыгызга бәрәкәт, балаларыгызга тәүфыйк, гамәлләрегез дәвамлы һәм уң булсын. Аллаһ Тәгалә сезгә ике дөнья дәрәҗәсен бирсен».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев