Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Хәзрәт бу бүләккә лаек

Биектау районының беренче имам-мөхтәсибе, хәзерге вакытта Биектау үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Галимулла хәзрәт Хәбибуллин "Халыкка хезмәт иткән өчен" медале белән бүләкләнде. Галимулла хәзрәт дин юлына 1988 нче елда басты. Спорт бүлеге начальнигы булып эшләгәндә ул качып-качып кына Казандагы мәчеткә йөри, намаз укый. Ә 1990 елда исә үзен тулысы белән Исламга хезмәт...

Биектау районының беренче имам-мөхтәсибе, хәзерге вакытта Биектау үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Галимулла хәзрәт Хәбибуллин "Халыкка хезмәт иткән өчен" медале белән бүләкләнде.
Галимулла хәзрәт дин юлына 1988 нче елда басты. Спорт бүлеге начальнигы булып эшләгәндә ул качып-качып кына Казандагы мәчеткә йөри, намаз укый. Ә 1990 елда исә үзен тулысы белән Исламга хезмәт итүгә багышлый. 1992 елның 20 нче ноябрендә Биектау үзәк мәчетенең беренче нигез ташы салына. Аллаһ йортын төзүгә Галимулла хәзрәт бик күп көчен куйды. 1996 нчы елның 24 нче февралендә мәчет ишекләре халык өчен ачылды. Бу елларда авылларда Ходай Тәгалә йортларын салу эшләре аеруча активлашып китте. Яңа-вылда мәчет ике айда, Мәмдәлдә һәм Кодашта 80 көндә төзелде. Башка авылларда да халык дин йортларын төзүгә актив кушылды, юмарт иганәчеләр дә табылды. Кайбер төбәкләрдә исә, анда күп еллар эшләгән учреждениеләрне күчереп, элекке мәчетләрне дин тотучыларга кире кайтарып бирделәр. Авылларда мәхәлләләр оештырылды. Галимулла хәзрәт бу эшләрнең барысында да башлап йөрде, аларның үзәгендә кайнады. 2003 нче елда районда мәхәлләләр саны 40ка җитте, 29 мәчет эшләде. Бүген алар 38.
Районның имам-мөхтәсибе белем дәрәҗәсен арттыру, һөнәри осталыгын камилләштерү турында да онытмады. Төрле елларда ул Уфа шәһәрендә мәдрәсә, Казанда Россиянең Ислам университетын һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлады. 1999 нчы елда күптәнге хыялын тормышка ашырып, Согуд Гарәбстанына хаҗ кылды.
Авылларда имам вазифаларын үзлегеннән белем алган кешеләр башкарганлыктан, аларның һөнәри дәрәҗәсен арттыру өстендә эшләргә кирәк иде. Галимулла хәзрәт авылларга еш барды, тәҗрибә уртаклашу, халыкка, бигрәк тә яшьләргә дини, әхлакый тәрбия бирү нигезләрен аңлату өчен урыннарда эшләүче имамнарны үзәк мәчеткә еш җыйды. Мәчетләрдә Ислам тарихын, гарәб телендә Коръән укырга өйрәнү курслары эшли башлады. Биектау мөхтәсибәте республикада һәрвакытта да яхшы исәптә булды һәм шулай булып кала да.
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Галимулла хәзрәтнең барлык тырышлыкларын исәпкә алып, "Халыкка хезмәт иткән өчен" дигән медаль белән бүләкләде. Моннан тыш, Ислам динен үстерүгә, авылларда мәчетләр салуга зур өлеш керткәне, дини кадрлар тәрбияләгәне өчен Галимулла Ярулла улы Хәбибуллинга "Татарстан Республикасының шәрәфле мөхтәсибе" дигән исем бирелде. Медальнең дә, мактаулы исемнең дә бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан аена әзерләнгәндә бирелүе бер дә очраклы гына түгел. Рамазан 20 нче июльдә башлана.
Галимулла хәзрәтне зур бүләк алуы белән котлыйбыз, ул аңа Ходай Тәгаләгә бирелеп хезмәт итүе бәрабәренә лаек булды. Хәзрәткә нык сәламәтлек, халыкка рухи тәрбия бирү максатында Ислам динен киләчәктә дә пропагандалау өчен сабырлык, физик һәм рухи көчләр, озын гомер, иминлек телибез.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев