Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • «Хәят» мәчете ишекләрен ачты

    Узган җомгада Кече Солабаш авылында мәктәп бинасы янында искесе урынында яңа "Хәят" мәчете ачылды һәм ул районның 39 нчы мәчете булды. Элек-электән мәчетне, әллә кайлардан күренеп торсын өчен, иң биек урынга сала торган булганнар. Кояшта күзләрне камаштырып җемелдәп торучы ярымайлы матур биек манараны без Кече Солабашка килеп җиткәнче үк күреп...

    Узган җомгада Кече Солабаш авылында мәктәп бинасы янында искесе урынында яңа "Хәят" мәчете ачылды һәм ул районның 39 нчы мәчете булды.
    Элек-электән мәчетне, әллә кайлардан күренеп торсын өчен, иң биек урынга сала торган булганнар. Кояшта күзләрне камаштырып җемелдәп торучы ярымайлы матур биек манараны без Кече Солабашка килеп җиткәнче үк күреп алдык. Кая гына юлга чыксаң да, күңелдә ниндидер хатирәләр уяна. Менә без дә фотохәбәрче белән биредә 2001 нче елда татар композиторы Солтан Габәшинең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылган очрашуны искә төшердек. Ул вакытта авылга данлыклы нәселнең туган-тумачасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре кайткан иде. Бөтен кеше бергәләп композиторның әтисе - күренекле җәмә-гать һәм дин эшлеклесе Хәсәнгата Габәши җир-ләнгән зиратка бардык. Яңа мәчет ачылу хөр-мәтенә чыгарылган брошюрада мондый юллар бар: "1929 нчы елда Солабашта мәчет ябыла һәм Хәсәнгата хәзрәт яраткан эшеннән мәхрүм кала. 1932 нче елның гыйнварында авылга Дөбъяздан, "ялчылар хезмәтеннән файдаланган" мулланы раскулачить итү максаты белән махсус комиссия килеп төшә. Хөкем карары кыска һәм рәхимсез була. Х.Габәшинең бөтен мөлкәте дәүләт файдасына конфискацияләнә, ә үзе гаиләсе белән урамда кала. Тиздән Х.Габәшине кулга алалар һәм Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә җибәрәләр. Аннан, сәламәтлеген бө-тенләй какшатып кайтып, ул 1936 нчы елның 7 нче августында вафат була". 13 нче июльдә яңа мәчет ачылышында, мөгаен, авыл кешеләре генә түгел, мулла Хәсәнгата Габәшинең рухы да куангандыр.
    Төзелешне башлап җи-бәргәнче оешмалар буйлап шактый озак йөрергә туры килгән: башта җир биргәнне көткәннәр, аннары аны рәсмиләштергәннәр, проект төзе-гәннәр. Җыеп кына әйткәндә, ул үзе бер тарих, шуңа күрә мондый четерекле эш белән шөгыльләнүчеләрнең аның турында тәфсилләп сөйләп торасылары килмәве дә аңлашыла. Әлеге мәшәкатьле вазифаларны Фәрит Дәүләтшинга, Димөхәммәд Барнашевка, Дөбъяз авыл җирлегенә башкарырга туры килгән. Проектын архитектор Артур Айтбагин төзегән, баш подрядчы - Фердинанд Сөнгатуллин ("Нью-Строй" җаваплылыгы чикле ширкәте).
    Төп фикернең барлыкка килү тарихы турында төзелешнең баш иганәчесе Рәшид Гыйльфанов сөйләде.
    - Мин 30 ел инде Кече Солабаш авылы кияве булып торам. Ничектер әни, сүз иярә сүз чыгып: "Сез җитди эшләр башкарасыз, зур һәм кечкенә төзелешләр белән шөгыльләнәсез, тик менә иң мөһим бурычны үтәргә - мәчет салырга кирәк бит, балалар", - диде. Шуннан соң без урын эзли башладык. Хатыным да, бу мәсьәләдән читтә калмыйча: "Безнең авылда мәчет юк бит, бәлки шунда төзергәдер", - дип, үз фикерен белдерде. Һәм бу тәкъдим безгә ошады. Җыелыш җыеп, авыл халкы белән бергәләп уйлаштык та, авылдашлар, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре ярдәмендә тормышка да ашырдык. Акчалата да, төзелеш эшләрендә дә, бинаны һәм территорияне җыештыруда да катнашулары өчен авылдашларга рәхмәт, - диде Рәшид Әкрәм улы, Аллаһ йортының тантаналы ачылышында чыгыш ясаганда.
    Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов авыл кешеләрен һәм кайткан кунакларны мәчет ачылу белән ихлас котлап, шушындый зур эшне башкарып чыкканнары өчен рәхмәт белдерде.
    - Кыска гына вакыт эчендә кешеләрдә авылларның яңаруына өмет чаткысы уята торган ике зур вакыйга булды: Олы Солабашта Сабантуй уздырылды, ә менә бүген биредә нинди матур мәчет ачыла. Авыл җирлеге карары белән "Дөбъяз авыл җирлегенең мактаулы гражданины" дигән исем булдырылды. Шундый беренче таныклыкны иганәче, мәчет салдыручы Рәшид Әкрәм улы Гыйльфановка, икенчесен Олы Солабаш авылын яңарту эшенә керешүче Заһит Зәкиулла улы Кәлимуллинга тапшырабыз, - диде Әсхәт Сөнәтулла улы һәм шушы мактаулы миссияне үтәде.
    Имам вазифаларын вакытлыча башкаручы Димөхәммәд Барнашев сүзләренә караганда, Ходай Тәгалә йортын төзү өчен акчаны солабашлылар һәм аларның туганнары гына түгел, Дөбъязда, Казанда, Биектауда яшәүчеләр, район предприятиеләре һәм оешмалары да биргән. Яңа имам билгеләнү сәбәпле, ул вакытлы башкарган вазифаларын аңа тапшырды.
    Тантанага җыелучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.
    - Сездәге матур урыннар, әйбәт җирләр буш торырга тиеш түгел. Биредә йортлар төзелсен, бәрәңге һәм иген үстерелсен. Кыенлыклардан курыкмыйча, кечкенә авылларны торгызу эшенә керешүче олы йөрәкле кешеләр булуы бик яхшы. Аларга мондый тәвәккәллекләре өчен рәхмәт. Биредә юмарт иганәче ярдәмендә мәчет салынды, тик шуны онытмагыз - ул буш тормасын, аңа өлкәннәр дә, яшьләр дә йөрергә тиеш, буш торучы мәчет каргышыннан Ходай үзе сакласын, - диде Рөстәм Галиулла улы.
    Дөбъязда мәчет салуда Төркиядән Гөлтан Ураллы нык ярдәм итте. Ул әлеге мәчет төзелешенә дә үзеннән өлеш кертте. Илдус Мәүлиев аның исеменнән Кече Солабаш мәчетенә Коръән бүләк итте.
    Яңа билгеләнгән имам Ирек-Мостафа хәзрәт Исмәгыйлев һәм район Мөхтәсибәте рәисе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин Коръән сүрәләре укыдылар, вәгазь сөйләделәр. Алар 20 нче июльдә изге Рамазан ае һәм Ураза башланачагын искә төшерделәр. Ә "Хәят" мәчетендә балалар лагере ачыла. Имамнар халыкны Ислам дине кануннарын үтәп яшәргә өндәделәр. "Тыныч, тату яшәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезгә үпкә саклап йөрмәгез, берәүне дә каргамагыз, гомер болай да бик кыска, аны ихлас һәм иманлы уй-теләкләр белән матур итеп яшәргә кирәк", - диделәр алар.
    Рәсми өлеш тәмамланганнан соң ал тасма киселде һәм тантанада катнашучылар мәчет эченә уздылар. Анда бөтен нәрсә күңелгә ятышлы, келәмнәр, пәрдәләр, люстралар, урындыклар зәвык белән, бер-берсен тулыландырып торырлык итеп сайланган. Тәһарәт алу бүлмәсе дә бар, хәтта душ та куелган. Хәләл товарлар сату өчен кечерәк кенә кибет тә күздә тотылган. Яңа "Хәят" мәчетендә җомга көнне беренче өйлә намазы укылды. Шушы көннән башлап, авыл өстендә азан яңгыраячак.
    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: