Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Хастаханәдә гыйбадәт бүлмәләре ачыла

Биектау районы үзәк хастаханәсендә "Балаларга шатлык бүләк ит" дигән хәйрия акциясе узды. Ул Раштуа бәйрәменә багышланган иде. Христиан динендә изге дип аталган көннәрдә Биектау округы рухание иерей Виталий Ульянов Биектау районы үзәк хастаханәсенең балалар дәвалана торган бүлегендә һәм бала тудыру йортында булып китте. Бишенче ел рәттән изгелекләр кылу аенда әлеге...

Биектау районы үзәк хастаханәсендә "Балаларга шатлык бүләк ит" дигән хәйрия акциясе узды.

Ул Раштуа бәйрәменә багышланган иде. Христиан динендә изге дип аталган көннәрдә Биектау округы рухание иерей Виталий Ульянов Биектау районы үзәк хастаханәсенең балалар дәвалана торган бүлегендә һәм бала тудыру йортында булып китте. Бишенче ел рәттән изгелекләр кылу аенда әлеге хастаханәдә булып, авыру балаларның хәлен белешә ул. Быел да иерей Виталий Ульянов балаларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады, аларга Аллаһ ярдәме белән тиз арада терелүләрен теләде. Пресвятая Троица храмын тергезүдә ярдәм итүче иганәчеләр һәм ярдәмчеләр исеменнән балаларга тәмле ризыклар өләште.
Соңыннан иерей Виталий Ульянов хастаханәнең баш табибы Эмиль Шәрәфеев белән дәваланучылар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе оештыру турында сөйләште. Эмиль Фидаилевич бу башлангычны бик теләп хуплады, мөселман һәм христиан динен тотучы дәваланучылар өчен аерым бүлмәләр ачырга вәгъдә бирде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев