Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

ХАЛКЫБЫЗ ИМАНГА ТАРТЫЛА

2009 елның октябрь аенда ТР Диния нәзарәте һәм поселок халкы ярдәме белән мәчет төзелә башлады. Бинасы әзер булганнан башлап, Аллага шөкер, намаз укыла. Йорт төзелсә дә, мәчеттә эшлисе эшләр бик күп: әйләнә-тирәсенә койма корасы, җылыту системасын хәл итеп бетерәсе бар. Май аеннан поселок өстендә азан тавышы ишетелә башлады. Халыкка бу...

2009 елның октябрь аенда ТР Диния нәзарәте һәм поселок халкы ярдәме белән мәчет төзелә башлады.
Бинасы әзер булганнан башлап, Аллага шөкер, намаз укыла. Йорт төзелсә дә, мәчеттә эшлисе эшләр бик күп: әйләнә-тирәсенә койма корасы, җылыту системасын хәл итеп бетерәсе бар.
Май аеннан поселок өстендә азан тавышы ишетелә башлады. Халыкка бу хәл бик гаҗәп тоелды, өлкәннәребез бик куанды. Әби-бабаларыбызның күзләренә яшьләр килде. Минем яныма килеп: "Шушы поселокта да азан тавышы булыр икән", - диделәр. Мәчеттә утның сүнмәвенә, азан тавышының ишетелеп торуына халык канәгать иде.
Мәчетнең эчендә эшләр тәмамланмаган булса да, идәндә затлы келәм, тәрәзәләрендә күз явын алырлык зиннәтле пәрдә эленеп тора. Заманча люстралар балкый. Бар да алдан уйланган: кер-гән кешеләр өчен башка бәйләргә яулыклар, тү-бәтәйләр куелган.
Агачтан төзелгән бу бинаның һавасы суларга бик рәхәт. Бинаның эчендә башка яхшы уйлар гына керә, күңел тула. Әти-әни, әби-бабаларны искә алып, аларга хәер-дога юллыйсы килә. Гомумән, бу йорт эчендә күңелгә көн дә бәйрәм. Шунлыктан бу йортның Аллаһ йорты икәнлеге үзеннән-үзе аңлашыла.
20 июльдән Рамазан ае керде. Мәчеттә көндәлек тәравих намазлары укылды. Аңа ирләр дә, хатын-кызлар да йөрделәр. Мәчет почмагында пәрдә корып, хатын-кызларга намаз укырга урын булдырылды. 4-5 хатын-кыз Рамазан ае буена тәравих намазларына көн дә йөрделәр. Шулай ук 30-35 яшь ир-егетләр намазга килделәр.
Кадер кичәсе көнне мәчеттә ифтар мәҗлесе уздырылды. Бу мәҗлескә уразалы булганнарны гына түгел, хөрмәт күр-сәтеп, барлык поселок апаларын чакырдык. Мәҗлескә 70 кеше кил-гәч, ахшам укылды, апаларның күбесе намазга басты. Бу бик куанычлы хәл иде.
Рамазан аеның соңгы атнасы фитыр сәдакасы бирер вакыт, бу соңгы атнада халык мәчеткә агылып торды. Моңарчы булмаган күләмдә сәдака җыелды. Мәгълүм фитыр сәдакасы мескеннәр, ятимнәр, сәламәт булмаганнар өлеше. Җыелган фитыр акчалары 9 сәламәт булмаган балалары булган гаиләләргә тапшырылды.
Гает бәйрәме намазында мәчет халык белән тулы иде. Олысы, кечесе намазга килгән.
Поселокта халыкның дингә тартыла башлавы шушында күренде. Гает намазыннан соң корбан чалып, ирләрне мәчеткә өйлә намазына, аннан соң мәҗлескә чакырдык. Вәгазьләр сөйләп, намаз укып шушы корбан сарыгыннан авыз иттеләр.
Тоткан уразаларыбыз, кылган изге гамәлләребез, укыган намазларыбыз кабул булсын!
Бу чараларны оештыруга үзләреннән зур өлеш керткән авыл җирлеге башлыгы Кадрия Фәйзиевнага, Коркачык икмәк кабул итү оешмасы җи-тәкчесе Нияз Дамировичка, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасы җитәкчесе Нургали Муллагалиевичка, Сәйдулла Корбангалиевичка, шәхси кибетләр тотучылар Ирина Владимировнага ("Эконом" кибете), Наилә Илгизовнага ("Юмарт" кибете) Рамил Хәбриевка ("Радуга" кибете) һәм мәҗлескә күчтәнәчләр, сәдакалар алып килгән халыкка бик зур рәхмәт. Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев