Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Хаҗга юллама отасың килсә

Татарстанда Коръән укучылар арасында бәйге игълан ителә. Анда җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин билгеләп үткәнчә, әлеге бәйгедә теләге булган теләсә кайсы татарстанлы катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Бәйге ике номинациядән гыйбарәт: Коръәнне матур итеп уку һәм Коръәнне яттан...

Татарстанда Коръән укучылар арасында бәйге игълан ителә. Анда җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин билгеләп үткәнчә, әлеге бәйгедә теләге булган теләсә кайсы татарстанлы катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Бәйге ике номинациядән гыйбарәт: Коръәнне матур итеп уку һәм Коръәнне яттан сөйләү.

Илнур хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, конкурсның беренче туры мөхтәсибәтләрдә үткәрелсә, икенче тур казыятларда уздырылачак. Финалга үтүчеләр Казанның ике мәчетендә үз осталыкларын күрсәтер дип планлаштырыла.

"Бәйге номинацияләрендә җиңүче ир-атлар да, хатын-кызлар да хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Икенче урын яулаучылар кече хаҗга бару мөмкинлегенә ия булачак. Өченче урын алучыларга да кыйммәтле бүләкләр каралган", - диде ул. Бәйгенең финал өлеше декабрь аена билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев