Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Гаилә тормышы

Бөек раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт-ләребез булса иде, Аның илчесе безгә рәхмәт итеп җибәрелмеш газиз Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) гә салаватларыбыз ирешсә иде. Барыбыз да хәбәрдар, дини китапларда бөтен хаклар, вәҗибләр аңлатылган, ирнең хаклары-бурычлары, хатын-кызның хаклары-бурычлары барысы да күрсәтелгән. Шуның өчен бүгенге җомгабызда хак һәм вәҗиб бурыч дигән мәсьәлә-ләргә тукталасы...

Бөек раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт-ләребез булса иде, Аның илчесе безгә рәхмәт итеп җибәрелмеш газиз Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) гә салаватларыбыз ирешсә иде. Барыбыз да хәбәрдар, дини китапларда бөтен хаклар, вәҗибләр аңлатылган, ирнең хаклары-бурычлары, хатын-кызның хаклары-бурычлары барысы да күрсәтелгән. Шуның өчен бүгенге җомгабызда хак һәм вәҗиб бурыч дигән мәсьәлә-ләргә тукталасы килми, әмма дә ләкин гаилә белән бәйле булган, гаилә тормышының нинди дәрәҗәдә саваплы, нинди дәрәҗәдә әҗерле, безнең өчен файдалы серләре бар икәнен сөйлисе килә.

Аллаһы Тәгалә Коръән аятьләренең берсендә безгә хәбәр бирә: "Чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән могҗизаларының берсе - ул да булса - сезнең үзегездән хатыннарыгызны яраттып, сез алар янында тынычлык тапсын өчен, Аллаһы Тәгалә сезнең арагызга мәхәббәт һәм рәхимлелек, шәфкатьлелек салды. Башка аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Без һәрбер нәрсәне парлы итеп яраттык". Моны Аллаһы Тәгалә бер могҗиза диеп атый, чөнки икесе тулы камил түгел шикелле, ә икесе бергә кушылгач камилләшә - Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы. Барысын да парлы итеп яраттым, ди Аллаһы Тәгалә: җылыны яратса - янына салкынны яратты, ир кешене яратса - аның янына хатын-кызны яратты һ.б. Кемне яратса, аның янына парын яратты, барысы да парлы. Фәкать Аллаһы Тәгалә генә парлы түгел һәм бу да олы могҗиза. Аллаһы Тәгалә бер, Аның бернинди тиңдәше юк.

Парлы итеп яратуның максаты - бер-беребез арасында тынычлык табу өчен, димәк гаиләнең максаты шул. Икесе бергә кавышкач, бер-берсе янында, йортларында тынычлык табарга тиешле. Аның өчен Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм бирде, аятьнең дәвамы: "... сезнең арагызга Аллаһы Тәгалә мәхәббәт һәм рәхимлелек, шәфкатьлелек салды". Бу инде Аллаһы Тәгаләдән килә торган бер ярдәм. Димәк, гаилә тормышы мәхәб-бәткә нигезләнергә тиеш, әмма дә ләкин бу аятьтә мәхәббәт дигәндә һәм, гомумән, гаиләдәге мәхәббәт дигәндә яшь-ләр әйтергә ярата торган, бер күрүдә хасил булган мәхәббәт түгел. Андый мәхәббәт, ни кызганыч, күпмедер вакыт үткәч суына, юкка чыга. Гаилә тормышы турында әйткәндә, башка мәхәббәт турында сүз бара. Ул мәхәббәтне ир белән хатын бергә яшәгәндә, гаиләдә үзләре барлыкка китерәләр, бер-берсенә ярдәм күрсәтеп, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, бер-берсенә юл биреп,

"... һәм рәхимлелек" дип дәвам итә Аллаһы Тәгалә. Мәхәббәт белән беррәттән гаилә рәхимлелеккә нигезләнде. Гаилә тормышын алып барганда бер-беребезгә карата рәхимле-шәфкатьле булырга тиешбез икән. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: "Кем үзе рәхимле-шәфкатьле булмаса, Аллаһы Тәгалә аңа карата да рәхимле-шәфкатьле булмас", - диелгән.

Аллаһы Тәгалә безне дөньяга җибәрде һәм, беребезгә дә сер түгел, тормышыбызда авырлыклар күп, дөнья авырлыкларсыз бармый. Хатын-кыз өчен дә Аллаһы Тәгалә үз авырлыкларын яраткан: өйне һәрвакыт тәртиптә тотумы, ашарга-эчәргә әзер булу, бала тәрбияләүме һ.б. Шулай ук ир кеше өчен дә Аллаһы Тәгалә үзенең авырлыкларын яраткан: ул да булса, кәсеп, көн дә эшкә бару, эштән кайту һ.б. Монда рәхимлелек нәрсәдән хасил була, нәрсәне күздә тотабыз? Бер-беребезгә басым ясамыйча, синең каршыңда минем шундый-шундый хакларың бар, шуны-моны эшләргә тиеш, тәэмин итәргә тиеш, син балаларны карарга тиеш...- монысы рәхимлелек, шәфкатьлелек булмый. Рәхимлелек, шәфкатьлелек була шул очракта, әгәр дә икәү бергә ярдәмләшеп тормышны алып барсалар. Бер-берсенең хәлләрен аңлап, балалар тәрбияләргә җиңелрәк булсын өчен, эштән кайткач, балалар белән бераз булса да вакыт үткәрик; акча эшләргә җиңел түгел икән, иремнең малларын бераз сакчыл тотыйм - менә шул рәхимлелек була, мөхтәрәм җәмәгать. Мисалларын күп китерергә була.

Ирләр өчен аерым әйтеп китәсем килә: гаилә тормышын алып бару шуның хәтле әһәмиятле, саваплы, дәрәҗәсе олы, хәтта аның мәгънәләрен Аллаһы Тәгалә безгә җомга белән бәйле аятьләргә салган. "Җомга" сурәсендә Аллаһы Тәгалә безгә боерык бирә: җомга турында һәм җомгадан соң да нишләргә кирәк икәнен аңлатып китә. "Әгәр дә намаз тәмамланса, мәчетләрдән таралып җир йөзе буенча йөрегез, Аллаһы Тәгаләнең фазыл-рәхмәтен эзләгез...", димәк кәсеп итегез, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен эзләгез, "... һәм Аллаһы Тәгаләне күп зекер итегез". Аллаһы Тәгалә әйтә: җомгага барып, гыйбәдәтегезне үтәдегез, инде дөнья эшегезгә күчегез, мәчеттә озаклап утырмагыз, үзегезнең дөньялык кәсеп белән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, фазыйләтен эзләгез, әмма дә ләкин Аллаһы Тәгаләгә зекер итүне онытмагыз, Аны күп зекер итегез.

Мөхәммәд (с.г.с.)нең хәдисе: "Чыннан та, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен инфакъ кылсаң, сәдака бирсәң, ул сиңа әҗер итеп язылыр, хәтта син үзеңнең хатыныңның авызына үз кулың белән каптыра торган ризык та әҗер булып сиңа языла". Монда Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтеп китә "хатыныңның авызына саласың", шуның кадәр хатының, балаларың турында кайгырту әҗерне тагын да арттыра. Икенче хәдисендә Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: "Сезнең арагызда шул кеше хәерле, кем үзенең балалары, үзенең хатыны өчен хәерле булучы". Башка хәдисендә Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: "Чыннан да мөэмин-мөселманнар арасыннан иң камил иманлы булучы шул һәм минем яныма мәҗлес буенча иң якын булучы шул, кем үзенең гаиләсенә карата йомшаграк", димәк, иң йомшак булучы Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) иң якын булучы һәм иманы да аның башкаларга караганда камилрәк була икән. Кызганычка каршы, кайбер кардәшләребез бу мәгънәләрне оныталар, хәтта инде хатыннарын, балаларын кыйнаучылар да бар, Аллаһы Тәгалә Үзе безне андый хәл-ләрдән сакласа иде, гаилә тормышында сабырлыкларын бирсә иде.

Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) тагын бер хәдисен китерик, монысы инде хатыннарга да, балаларга да бәйле хәдис, бу хатын белән балаларның хокукларын бозуның гөнаһлылыгын аңлата. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: "Адәм баласына бер гөнаһ җитә, әгәр дә үзенең кул астында булган хатынны, балаларны әрәм итсә", ягъни эшләмичә, аларны тәэмин итмичә, ач тотса - менә шул гөнаһ кешегә җитә, башка гөнаһлар җыймаса да, инде бу гөнаһ өчен Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә сорау бирәчәк.

Хаҗи Тәлгать хәзрәт

ГАЙФУЛЛИН,

Биектау районы мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев