Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Дәдә Юра – дурачок

Сездән килгән хатлар

Кеше яшәү дәверендә тормышның төрле авырлыкларына, бәхетсезлекләренә дз очрарга мөмкин. Ләкин , шунысы гаҗәп, кеше барысын да җиңәргә торыша, түзә, эзләнә,кыенлыкларны җиңеп күпләргә үрнәк тә була ала әле.

Шулай бер вакыт Казаннан кайтып килешем. Автобуста янәшәмдә рус чырайлы бер өлкән яштәге кеше миннән кая кайтуым турында кызыксынды. Сүз артыннан сүз китте. Ул ничек, ни өчен нәкъ татар авылына килеп урнашуы турында сөйләде. Баксаң, берничә ел элек ул рак авыруы белән авырый башлаган: “Миңа үземә бик якын зур практикалы врачым бәкедә су коенып кына исән каласымны әйтте. Шул максат белән Зур Күлбәш авылында күлгә якын урамнан йорт сатып алдым. Һәм менә ничә ел инде Синтәк күлендә һәр көнне һава торышына карамыйча, һәтта утыз градус салкында да бәкедә су коенам. Шуңа күрә Күлбәш авылы кешеләре мине “Дәдә Юра - дурачок”- диләр. Инде менә ун ел вакыт үткән, тфү-тфү, мин исән, үземне авырый башлаганчыга караганда да яхшы хис итәм. Миңа күптән ясин чыккан булырлар иде инде. Бу минем беренче җиңүем булса, икенчесе тулысы белән татар телен үзләштерүем. Кеше ничек инде үзе яшәгән җирле халык телен үзләштермәскә тиеш. Ә бит Тукай шигырен нинди генә телгә тәрҗемә итсәң дә оригиналдан укыганга җитми. Аның бу саф татарча сөйләүләре ваемсыз һәм иң туң күңелләрне дә әсир итәрлек.

 

Юртыш. Рәис Саттаров.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар