Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Чумылдыру ( Крещение Господне) бәйрәме рухны сафландырды

Кышкы көн булуына карамастан, ул бәйрәмдә чагыштырмача җылы һава торышы булды. Шуңа күрә бәйрәмдә изге суда чумып алырга теләүчеләр быел бигрәк тә күп булды. Тимофеевка авылында да су коену урыны - иордань әзерләнгән иде. Махсус көйләнгән бәке коенырга теләге булган барлык кешеләрне үзенә сыендырды. Һәр кеше күңеленнән генә ялварып Алладан...

Кышкы көн булуына карамастан, ул бәйрәмдә чагыштырмача җылы һава торышы булды. Шуңа күрә бәйрәмдә изге суда чумып алырга теләүчеләр быел бигрәк тә күп булды.
Тимофеевка авылында да су коену урыны - иордань әзерләнгән иде. Махсус көйләнгән бәке коенырга теләге булган барлык кешеләрне үзенә сыендырды. Һәр кеше күңеленнән генә ялварып Алладан гөнаһларын кичерүен үтенде. Изге су барысын да кабул итте, кешеләрнең тәненә, җанына көч бирде. Коенучылар арасында күп еллар салкын суга чумып күнеккәннәр дә, әле яңа гына чирканчык алган кешеләр дә бар иде. Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов Чумылдыру бәйрәмендә беркайчан да коенмыйча калганы юк.
"Бу бәйрәм миңа ел буена җитәрлек рухи көч, җаныма шифа бирә. Мин аны түземсезлек белән көтеп алам. Христиан динендәге кешеләргә генә түгел, барлык конфессия кешеләренә дә файдалы, дип уйлыйм. Салкын суда коенып чыгу, организмның потенциалын арттыру барытик яшәргә дәрт өсти, сәламәтлекне арттыра", - ди Александр Найденов.
Чумылдыру бәйрәме Усады авылында, Изге Троица храмында тантаналы чара белән башланып китте. Аңа Виталий атакай җитәкчелек итте. Һәр елдагыча аңа храмга йөрүчеләр һәм Раифа хәрби-патриотик клубы әгъзалары ярдәм итте. Храмда гыйбадәт кылганнан һәм Хач йөрешендә катнашканнан соң, изгеләндергән купельга берничә дистә кеше тезелеп басты. Алар башлары күмелгәнче суга өч тапкыр чумып алгач, җылы кием кияргә ашыкты. Ә иң чыныкканнар салкын суда йөзеп тә алды.
Күктә бу вакытта, коенучыларга дәрт өстәп, ап-ак күгәрченнәр очты. Бу кошлар тынычылык, сафлык, иман билгесе.
Валерия Чугунова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев