Буыннар элемтәсе өзелмәсен
Иске Бөреледә часовня ачылу тантанасына җирле халык кына түгел, кунаклар, дачниклар, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә җыелды. Кешеләр моны зур һәм әһәмиятле вакыйга буларак кабул итте. Кайчандыр авылда чиркәү булган, әмма аның турында Муриннар гаиләсендә сакланган чиркәү гөмбәзенең тәресе генә искә төшереп тора. Храм-часовня төзү идеясе туудан алып аны чынга ашырганга...
Иске Бөреледә часовня ачылу тантанасына җирле халык кына түгел, кунаклар, дачниклар, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә җыелды. Кешеләр моны зур һәм әһәмиятле вакыйга буларак кабул итте.
Кайчандыр авылда чиркәү булган, әмма аның турында Муриннар гаиләсендә сакланган чиркәү гөмбәзенең тәресе генә искә төшереп тора.
Храм-часовня төзү идеясе туудан алып аны чынга ашырганга кадәр күп вакыт узмаган. Шушы кышта күптәнге дуслар Виктор Тимофеев һәм Николай Гурьянов туган авылларында очрашалар һәм үзләренең кече ватаннары өчен игелекле, файдалы гамәл кылырга карар итәләр. Авылдашлары үз якташларының чын ихластан изге гамәлләрен бертавыштан хуплыйлар. Урын сайларга туры килми. Җирле халык Сростовка дип атаган авыл үзәгендәге калкулыкта элек кечкенә часовня була. Шунда ук яңасын да куялар. Проектны Интернеттан сайлыйлар. Июньдә төзелешкә керешәләр һәм бер айдан чак кына күбрәк вакыт эчендә куелган бурычны уңышлы башкарып та чыгалар.
Төп чыгымнарны һәм эшне оештыруны үз өстенә хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче Виктор Тимофеев һәм төзелеш өлкәсендә бизнес алып баручы һәм Иске Бөреледә яшәүче Николай Гурьянов алалар. Авыл кешеләре дә кулларыннан килгән кадәр булыша - акчалата да, төзелеш эшләрендә катнашып та.
Часовня матур итеп эшләнгән. Бурасы - Киров өлкәсе урманнарында үскән агачлардан, түбәсендә - заманча материаллар, ә натрий нитриты белән капланган гөмбәзе Волгодонскидан кайтарылган. Эчке өлеше әлегә бигүк бай түгел, шулай да диварларында авылда яшәүчеләр саклап калган борынгы иконалар эленгән. Кешеләр чәчәкләр алып килделәр.
Часовняны ачу бәйрәмендә катнашкан Биектау районы башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Ләйсән Га-ләүтдинова авыл кешеләренә һәм иганәчеләргә туган як язмышына битараф булмаулары өчен зур рәхмәт белдерде, Виктор Михайлович Тимофеевка һәм Николай Борисович Гурьяновка Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Часовняны ачу - зур вакыйга, ул динне үстерергә ярдәм итәчәк. Чыпчыкта православие храмы төзелә. Яшьләргә тәрбия бирү өчен бу зур плюс, - диде Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин. Ул часовняны төзүгә өлеш керткәннәре өчен иганәчеләргә һәм биредә яшәүчеләргә рәхмәт белдерде.
Беренче гыйбадәтне Биектау приходының баш рухание Иоанн атакай Державин башкарды. Гыйбадәтне башлау алдыннан ул шушы матур часовняның буш тормавын, халыкның бирегә йөреп гыйбадәт кылуын теләде.
Иске Бөреле часовнясы, күрше Чыпчык авылында тиздән ачылачак храм кебек үк, Архистратиг Божий Михаил исемен йөртәчәк. Чыпчыклылардан бу көнне Надежда Буртакова изге Архистратиг Михаил иконасын бүләк итте. Шуны да әйтик, Русьта борынгы заманнардан бирле аңа аеруча изге зат буларак карыйлар. Аның хөрмәтенә күпләгән монастырьлар, собор, посад храмнары төзелгән.
Иске Бөреле өчен тарихи булган урында часовня ачылу тантанасының истәлекле көнгә туры килүе дә зур әһәмияткә ия - без бу көнне Русьның чукындырылуына 1025 ел тулуны билгеләп үттек.
Узган шимбәдә халыкның бу күңелле вакыйганы үз күзләре белән күрү өчен авыл үзәгенә күпләп агылуы да буыннар чылбыры, туган якка мәхәббәт, безгә рухи азыкның никадәр кирәк булуы турында сөйли. Шушы авыл мәйданында күптән көтелгән гыйбадәт йорты ачылды. Заманында нәкъ менә моннан авылдашларны сугышка озатканнар. Биредә элек тә, хәзер дә зиратка алып барыр алдыннан мәрхүмнәр белән бәхилләшәләр. Хәзерге Иске (Зур) Бөреле авылы үзенең үткәнен онытмаган, биредә төзелгән часовня да үткән белән хәзерге чор арасында үзенчәлекле бәйләгеч буын булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев