Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Биредә иманлы кешеләр тәрбиялиләр

Усад авылы мәчете 10 сентябрьдә үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Мәчет төзелү эшләре 1990 нчы елларда башланып китә. Дингә сусаган авыл халкы бердәм булып, бу эшне башлап җибәрү өчен Заһидуллин Зиннәтулла абыйны һәм Адагамова Зәлифә апаны сайлап куя һәм бик теләп матди ярдәм итә. Ләкин өлкән кешеләр өчен бу бик...

Усад авылы мәчете 10 сентябрьдә үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә.

Мәчет төзелү эшләре 1990 нчы елларда башланып китә. Дингә сусаган авыл халкы бердәм булып, бу эшне башлап җибәрү өчен Заһидуллин Зиннәтулла абыйны һәм Адагамова Зәлифә апаны сайлап куя һәм бик теләп матди ярдәм итә. Ләкин өлкән кешеләр өчен бу бик күп көч һәм вакыт тәлап итә торган авыр хезмәт була. Шунлыктан, сәламәтлекләре дә какшап китү сәбәпле, алар, бу вазифаларны үз өс-ләренә алуны үтенеп, Нәбиуллина Фәридә ханым һәм Яруллин Равил абыйга мөрәҗәгать итәләр. Алар җиң сызганып бу эшкә керешәләр. Фәридә мәчетнең счетын ачтыра, печать ясата. Район администрациясенә җир сорап баргач, Усад авылы рус авылы, тынычлык бозылмасмы икән дип, шик белдерүчеләр дә була. Ләкин, Алла рәхмәте белән, башланган изге эш әкренләп булса да алга бара. Фәридә һәм Равил абый, ярдәм сорап, оешмалар буенча йөриләр. Кайдадыр уңай хәл ителә, кайдандыр кире борылырга туры килә. Бик зур ярдәм Усад спиртзаводы директоры Баранов Владислав Сергеевич, баш бухгалтер Нуйкина Валентина Семеновна, баш инженер Дзингаев Иса Таждинович тарафыннан күрсәтелә. Нинди генә йомыш белән барсалар да, беркайчан да кире бормыйлар, акчалата да ярдәм итәләр, транспорт һәм материаллар белән дә булышалар алар. Халыктан да бик күп акчалата ярдәм була. Ул вакытта "Идел" совхозында директор булып эшләүче Гыйльметдинов Рәфикъ абый да зур булышлык күрсәтә. Мәчет счетына совхоздан шактый гына күләмдә акча күчерелә.

"Высокогорский" совхозына директор булып Хәбибуллин Хатыйп Җәмилевич килгәч, иң зур эшләр башкарыла. Совхоздан техника белән кешеләр Киров өлкәсенә урман кисәргә озатыла. Халыктан җыелган акчаларга мәчеткә бура алына, Кировтан кайтарылган агачлар белән мәчетнең манарасын, идән-түшәм-нәрен җыялар. Мәчет күтәрелә, газ кертү мәсьәләсе алга килеп баса.

«Центргаз» җитәкчесе киңәше белән, мәчеткә өстәп, кирпечтән котельный ясатыла. Нәбиуллин Рөстәм һәм Рәфиков Газинур ярдәме белән кирпеч табыла, котельныйны Нәбиуллин Нә-кыйп һәм Абдуллин Ринат күтәрәләр. Мичне Мифтахов Рәшит абый чыгара. Хатыйп Җәмилевич ярдәме белән котельныйны җибәрергә рөхсәт алалар. Эчке эшләр, ут кертү, люстралар кую, алар өчен кирәкле әйберләрне табу - барысы да "Высокогорский" совхозы белгече мәрхүм Әбүзәров Әмир Насыйбулла улының хезмәте. Калган ки-рәкле тимер-томырны табу - ишек тоткаларыннан алып, тәрәзә тупсаларына кадәр кую - Мәрдәнов Рәфкать абый һәм Абдуллин Рәшит абыйлар тырышлыгы белән эшләнгән эш. Бүген алар да безнең арабызда юк инде. Кылган изгелекләре өчен мәчеттә укылган догалар алар рухына барып ирешсен иде. Бик күп эшләр халык көче белән өмә ясап эшләнә.

Шулай итеп, бик зур тырышлык һәм чыгымнар сарыф итеп эшләнгән эш акрынлап тәмамлана. 1995 нче елның 10 нчы сентябрендә мәчет ачыла. Мәчет ачылганда район администрациясе һәм барлык оешмалардан, халык тарафыннан зур бүләкләр тапшырыла, манарага айны Усад сельпосы ясатып бирә. Радиоаппаратура, келәмнәр, шамаилләр, тәрәзә пәрдәләре һәм башка бик күп кирәк-ярак - болар барысы да мәчет ачылганда алып килгән бүләкләр. Пар белән җылыту системасын үткәрү өчен Төркиядән килгән Бәйтулла исемле кеше 2500 сум акча бирә.

Инде мәчетебез ачылганга 20 ел вакыт үтеп китте. Бүгенге көндә мәчетебез әйбәт кенә эшләп килә, ул районыбызның иң абруйлы мәчетләре рәтендә. Мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы мөселман дин кар-дәшләребезне намазга чакырып яңгырый, халык бердәм рәвештә өйлә, җомга, бәйрәм намазларына йөри. Мәчетебездә үткәрелгән дини чараларда бик күп кеше катнаша. Ә иң куанычлысы шул - яшьләр бик күп йөри. Рамазан, Корбан Гаетләрендә мәчеттә алма төшәр урын калмый. Көз-кыш айларында һәр якшәмбе көнне мәчеттә балаларны, хатын-кызләрны дин гыйлеменә, гарәпчә уку-язу күнекмәләренә өйрәтү дәресләре алып барыла. Болар барысы да Равил хәзрәт, Халисә һәм Хәят абыстайларның, Мөслим һәм Габдулла мөгаллимнәрнең ихлас тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән эшләр. Хуҗалык эшләрен алып баруда Рәфкать Мифтахов зур булышлык күрсәтә, документаль һәм юридик киңәшләре белән Рәфикъ абый Гыйльметдинов бик теләп булыша. Чернышевка авылыннан Хәсәнов Миңнехан һәрчак ярдәм итеп тора. Җәй айларында мәчетебезнең әйләнә-тирәсе оҗмах бакчаларын хәтер-ләтә. Нинди генә чәчәк-ләр үстерми анда Гөлфия ханым. Аларны хәсиятләп, сулар сибеп, чүпләрен утап тора. Бик аз гына хезмәт хакына Ходай ризалыгы өчен мәчетне карап, җыештырып, кыш көннәрендә карлардан чистартып, кешеләр килешкә әзерләп тора ул.
Усад - рус авылы. Бүгенге көндә чиркәү дә әйбәт кенә эшләп килә. Равил хәзрәт белән Виталий атакай уртак тел табып, халыкны дин юлына тартуда, авылыбызда ике дин әһелләре арасында дуслык, татулык, аңлашучанлык урнаштыруда үзләренең гыйлемнәрен дөрес кулланып, зур хезмәт куялар. Хәзрәтебезнең "Батюшка Виталийга" дигән шигырендә шундый юллар бар:

«Мы должны быть вместе
Против общего врага неверия.
Мы должны быть полезны обществу
И образцом обоюдного доверия».

Мәчетебезгә йөрүчеләр арасында бик күп милләт вәкилләре бар: үзбәкләр, таҗиклар, казахлар, чеченнәр һәм башкалар. Хәзрәтебез аларга зур ихтирам һәм игътибар белән, вәгазьләрне ике телдә алып бара. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә әйтелгәнчә, Аллаһ каршында бөтен милләтләр дә бертигез. Милләтләрнең бер-берләрен ачык һәм яшерен юл белән дә җәберләргә хаклары юк. Чөнки һәркайсыбызны бер уй, теләк, максат берләштерә - Аллаһка гыйбәдәт кылу, Аның барлыгын, берлеген тану, әмерләрен, тыюларын үтәү. Шул рәвешле Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, ярдәменә һәм рәхмәтенә ирешү һәркайсыбызга да насыйп булса иде.

Ислам дине тынычлык дине, чисталык дине, бар халыкларга туры юлны күрсәтүче дин. Мәчетебездә шул юнәлештә дөрес тәрбия, аңлату эшләре алып барыла. "Моны балаларыбызга дөрес тәрбия бирүдә, күңелебезне чиста тоткан кебек, әйләнә-тирәбезне, яши торган йорт-җирләребезне, урамнарыбызны чиста тотуда, бер-беребезгә ярдәмләшеп, бер өммәт булып яшәү һәм эшләүдә чагылдырырга кирәк. Аллаһ куйган кагыйдәләрне бозмыйча, Хак Тәгалә юлы белән барып, хәерле гамәлләр кылып яшик", - дип, хәзрәтебез, абыстайларыбыз, мөгаллимнәребез, һәрдаим вәгазьләрендә сөйлиләр. Шөкер, дәүләтебез безгә мондый мөмкинчелекне бирде. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы тырышлыгы белән районыбызда Президент программаларының барысы да тормышка ашырылып килә. Бик күп торак йортлар төзе-лә, юллар төзекләндерелә, яңа мәдәният йортлары, спорт комплекслары сафка баса, яңа балалар бакчалары, мәк-тәпләр төзелә, эшләп килгәннәренә капиталь ремонт ясала. Болар барысы да халык өчен, тормыш-көнкүрешне яхшырту өчен эшләнелә. Шуңа күрә һәркайсыбыз да Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кануннарын үтәп, үзебезне, әйләнә-тирәбезне яхшы якка үзгәртү өстендә, Ходаебыз бир-гәннәргә шөкер итеп яшәргә тиешбез.

Мәчетебезнең 20 еллык бәйрәменә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев