Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Биектаулылар Болгарга бардылар

2015 елның 14 июнендә Идел Болгариясендә ислам кабул ителү еллыгына багышлап, мөселманнарның олы җыелышы - Изге Болгар җыены узды. Болгар быел кунакларын хокукый яктан яңа дәрәҗәдә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән шәһәр буларак кабул итте. Гадәттәгечә, тарихи Болгар җиренә мөселманнар иксез-чиксез Россиядән һәм бөтен дөньядан килде. Мөселманнар һәм изге Болгар...

2015 елның 14 июнендә Идел Болгариясендә ислам кабул ителү еллыгына багышлап, мөселманнарның олы җыелышы - Изге Болгар җыены узды.

Болгар быел кунакларын хокукый яктан яңа дәрәҗәдә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән шәһәр буларак кабул итте. Гадәттәгечә, тарихи Болгар җиренә мөселманнар иксез-чиксез Россиядән һәм бөтен дөньядан килде. Мөселманнар һәм изге Болгар җире тарихы белән бәйләнештә булырга теләүчеләр өчен Биектау районы хакимияте Болгар җиренә сәяхәт оештырды.

Җыен ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия, Татарстан һәм чит илләрнең мөселман дине әһелләре катнашты. "Изге Болгар җыены"нда зур мәдәни программа күздә тотылган, шул исәптән татар халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, мөселман товарлары, шулай ук дини китап күргәзмә-ярминкәсе дә гөрләп торды. Без үзебезнең төбәктәге ислам мәдәниятенең "бишеген" дә күрдек - 13-14 гасырдагы архитектура һәйкәлләре: Собор мәчетендә, Көнчыгыш һәм Төньяк Мавзолейда, ханнар төрбәсендә, Кече манарада, Кара һәм Ак палаталарда, ханнар мунчасында булдык.

Бирегә килгәннәр арасында яшьләр һәм яшь гаиләләрнең күп булуы да күңелле күренеш. Безнең делегациядә дә яшьләр бар иде. Бергәләп өйлә намазын уку бәйрәмнең иң югары ноктасы булды. Әлеге чарада бердәмләшү һәм күңелләрне сафландыру рухы хөкем сөрде. Җыенны кече хаҗга тиңлиләр. Шуңа күрә дә бу көнне безнең үзебезнең дә шушындый ышаныч, өмет бәйрәмендә уй-фикерләребез, максатларыбыз яктырып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев