Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Биектауда мөселманнар ифтарга җыелды

Агымдагы атнаның чәршәмбесендә Биектау авылында Рамазан аена багышланган ифтар ашы оештырылды. Ул Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнашында узды. Анда шулай ук хәзерге изге көннәрдә Татарстанда булучы һәм районның үзәк мәчетендә тәравих намазы уздыручы Төркия кунагы Идрис...

Агымдагы атнаның чәршәмбесендә Биектау авылында Рамазан аена багышланган ифтар ашы оештырылды.

Ул Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнашында узды. Анда шулай ук хәзерге изге көннәрдә Татарстанда булучы һәм районның үзәк мәчетендә тәравих намазы уздыручы Төркия кунагы Идрис хәзрәт тә катнашты.

Бу чарага Биектау авылындагы "Тулпар" ресторанына бергәләп авыз ачу өчен төрле яшьтәге 270ләп кеше җыелды. Башта Коръән сүрәләрен укыдылар, Нияз хәзрәт вәгазь сөйләде, бергәләп намаз укыдылар, аннары, кичке догалардан соң, барысын да юмарт итеп әзерләнгән мул табын янына чакырдылар. Ифтар ашы кич белән генә тәмамланды. Мөселманнар шушындый сый-хөрмәт һәм игътибар өчен район башлыгына һәм әлеге ашны оештырган башка кешеләргә рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев