Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Биектау районында Корбан бәйрәме ничек узды?

Бүген бар дөньяда яшәүче мөселман өммәте ислам дөньясындагы иң олы бәйрәмнәрнең берсен- Корбан гаетен билгеләп үтте. Биектау тимер юл cтанциясе поселогында урнашкан районның Үзәк мәчетендә бәйрәм вәгазе 5.00 сәгатьтә башланып китте. 5.40 минутта барлык Татарстан мәчетләрендә кебек үк бәйрәм намазы укылды. Әлеге җәмәгать намазында Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да...

Бүген бар дөньяда яшәүче мөселман өммәте ислам дөньясындагы иң олы бәйрәмнәрнең берсен- Корбан гаетен билгеләп үтте.
Биектау тимер юл cтанциясе поселогында урнашкан районның Үзәк мәчетендә бәйрәм вәгазе 5.00 сәгатьтә башланып китте. 5.40 минутта барлык Татарстан мәчетләрендә кебек үк бәйрәм намазы укылды. Әлеге җәмәгать намазында Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.
Бәйрәм намазаыннан соң, мөселманнар кайсы әрвахлар рухына дога кылырга мәчетләргә, кайсы туганнарына, кайсы әзерләп куйган корбанын чалырга дип өенә ашыкты. Ә кайбер мөселманнар Полковая урамында урнашкан мәчет янында санитар нормаларга туры китереп махсус корбан чалу өчен эшләнелгән мәйданга юнәлде. Әйтергә кирәк, әлеге урын район башлыгы Рөстәм Галиуллович инициативасы белән узган елны эшләнгән иде. Быел мәчет янында сарыкларны 6000 сумнан башлап 8000 сумга кадәр сатып алырга була иде. Шунда ук чалып һәм эшкәртеп тә алып китәргә мөмкинлек тудырылган.
Корбан гаете бәйрәме Биектау районының барлык авылларында күтәренке рухта узды. Кардәшләребез бер- берсенә кунакка йөреште, мул итеп бәйрәм табыны әзерләде, җәмәгать белән намазлар кылды, догалар укыды. Киләсе елларыбыз имин булса иде! Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев