Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Биектау мәчетендә мөселман Сабантуе

8 нче июль көнне Биектау Мөхтәсибәтенең үзәк мәчете каршында искиткеч матур бәйрәм узды - балалар өчен мөселман Сабантуе. Сабантуйлар! Нинди күңелле мизгелләргә, гореф-гадәтләргә бай бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге бәйрәм ирексездән күңелләрдә ниндидер шатлык, куаныч хисләре уята һәм шул Сабантуйларда йөзләре нур белән тулган, Коръән, намаз укучы балаларны, аларның әти-әниләрен күрү нинди...

8 нче июль көнне Биектау Мөхтәсибәтенең үзәк мәчете каршында искиткеч матур бәйрәм узды - балалар өчен мөселман Сабантуе.
Сабантуйлар! Нинди күңелле мизгелләргә, гореф-гадәтләргә бай бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге бәйрәм ирексездән күңелләрдә ниндидер шатлык, куаныч хисләре уята һәм шул Сабантуйларда йөзләре нур белән тулган, Коръән, намаз укучы балаларны, аларның әти-әниләрен күрү нинди зур шатлык!
Сабантуйга Биектау районының Кече Солабаш, Дөбъяз, Чыпчык авылларыннан балалар килгән иде. Һәрбер авыл шигырьләр, җырлар әзерләп килеп, бик матур итеп чыгышлар ясадылар. Шулай ук Биектау үзәк мәчетенең шәкертләре "Мин Аллаһка ышанам" дигән җыр башкардылар. Чыпчык авылыннан килгән балалар, баянда, курайда уйнау сәләтләрен күрсәтеп, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Сабантуйда балалар Коръән уку, азан әйтү бәйгеләрендә катнашып, бүләкләр алдылар.
Йөзләп җыелган балаларның йөзләрендә шатлык, сөенеч хисләре балкыды. Аркан тарту, чүлмәк вату һәм башка кызыклы уеннарда бөтен бала да актив катнашты.
Шундый күңелле мизгелләрдә Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин килеп, барысын шушы күркәм бәйрәм белән тәбрикләде.
Сабантуйга килгән кешеләр өчен бик тәмле пылау пешерелеп, зур мәҗлес әзерләнгән иде. Ахырдан әти-әниләр, балалар мәчеттә җыелып, өйлә намазын укып, җәмәгать белән догалар кылынды.
Шундый матур, күркәм бәйрәмнәрне Аллаһы Тәгалә ел саен уздырырга, мөселманнарның санын арттырып, тәүфыйкълы, бәхетле, иманлы балалар үстерергә барыбызга да насыйп итсен. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев