Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау мәчетендә беренче Ураза Гаете

    Изге Рамазан аенда Мөхәммәд пәйгамбәребезгә Коръән иңдерелә, шуңа күрә ул ислам динендә иң көтеп алына торган кадерле ай санала. Рамазан дин тотучылар өчен генә түгел, барлык мөселманнар өчен дә бик әһәмиятле. Аллаһы Тәгалә юлына басучылар, Коръәндә кушылганча, 30 көн буена ураза тоттылар. Шушы ай дәвамында алар бары тик изге гамәл-ләр...

    Изге Рамазан аенда Мөхәммәд пәйгамбәребезгә Коръән иңдерелә, шуңа күрә ул ислам динендә иң көтеп алына торган кадерле ай санала. Рамазан дин тотучылар өчен генә түгел, барлык мөселманнар өчен дә бик әһәмиятле. Аллаһы Тәгалә юлына басучылар, Коръәндә кушылганча, 30 көн буена ураза тоттылар. Шушы ай дәвамында алар бары тик изге гамәл-ләр генә кылырга тырыштылар.

    Ислам, иман һәм дин җәмгыять тормышында гаять мөһим урын алып торалар. Авылларда яңа мәчетләр салынды, булганнары яңартылды, бу эш әле дә дәвам итә. Хәзерге вакытта районда 46 мәчет эшли, аларда барлык дини йолаларны, шәригать кануннары таләп иткәнчә, әзерлекле имамнар тормышка ашыра. Кешеләр ислам диненә көннән-көн күбрәк тартылалар. Рамазан аенда ураза тотучы мөселманнарның да ел саен арта баруы нәкъ менә шуның белән аңлатыла да. Җәйге айларда уразаның катгый таләпләрен үтәү дин тотучылар өчен бик зур сынау булды - 19-17,5 сәгать дәвамында ашамый гына түгел, авызга бер тамчы су да капмый торырга туры килде. Әмма, Коръәндә әйтелгәнчә, Ходай Тәгалә үзен олылаучыларга карата мәрхә-мәтлелек күрсәтә. Быелгы июнь аендагы һәм июль башындагы кызулыктан соң уразага кергәннең беренче көннә-реннән үк эсселек кимеде, озак көтелгән яңгырлар явып узды. Яңгырлар хәтта артыгы белән дә яуды һәм урып-җыю эшләрен бераз тоткарлады. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар. Шушы ай дәвамында авыл мәчетләрендә, мәдәният учреждениеләрендә, район мәктәпләрендә авыз ачтыру мәҗлесләре уздырылды.
    Район үзәге мәчете актив эшли, ул әле рәсми төстә ачылмаса да, дин тотучылар бирегә агымдагы елның март аеннан бирле йөри башладылар. Яшь имам Фәрит хәзрәт Шәрәпов килүчеләрне якты йөз белән каршы ала, яшь булуына карамастан, аның вәгазьләре эчтәлекле, тирән мәгънәле, инандыргыч яңгырый.


    - Аллага шөкер, Рамазан ае буена мәчетебездә көн саен авыз ачу - ифтар мәҗлесләре уздырдык, анда 15-20 шәр кеше җыелды, - диде Фәрит хәзрәт. - Кешеләр тәравих намазына да калдылар. Авыз ачтыру мәҗ-лесләрен уздырырга шәфкатьле, юмарт мө-селман кардәшләребез ярдәм күрсәтте, минем "Зәмзәм" кафесы җитәкчесен һәм коллективын аерым билгеләп үтәсем килә. Быел 1 нче Биектау урта мәктәбендә ике тапкыр олы ифтар уздырылды. Ураза тотучылар арасында өлкәннәрне генә түгел, урта буын вәкилләрен, шулай ук яшьләрне дә күрүе бик күңелле булды.
    Ифтар мәҗлесенә 1 нче Биектау урта мәктәбендә табыннар татар халкының милли ризыкларыннан әзерләнде. Фәрит хәзрәт анда вәгазь сөйләде һәм Коръән сүрәләрен укыды. Сөй-кемле кызлар кадерле кунакларга бернинди ыгы-зыгысыз, җайлап кына, күңелгә ятышлы итеп хезмәт күрсәтте-ләр.

    8 нче августта район үзәге мәчетендә беренче тапкыр ураза Гаете узды. Бәйрәмгә җыелучылар арасында урта буын ир-атлар һәм яшь егетләр күп иде. Фәрит хәзрәт дин юлына баскан мөселманнарны ихлас күңеленнән Ураза бәйрәме белән котлады.

    - Исламда иң олуг өч бәйрәм бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм җомга көн. Җомга көнне авылдашлар бердәм булып өйлә намазына җыела. Бүген Ураза гаете көнендә без Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылабыз, аннан тоткан уразаларыбызны, биргән зәкятләребезне һәм фитр сәдакаларыбызны кабул итүен, гөнаһларыбызны кичерүен сорыйбыз, - диде ул.
    Фәрит хәзрәт вәгазь сөй-ләде. Ул һәрвакыт төп игътибарны яшьләргә әхлак, гаилә тәрбиясе бирүгә юнәлтә. Бу көнне дә вәгазьнең төп мәгъ-нәсе җәмгыятебездә күп-ләгән тискәре күренешләрнең барлыкка килүеннән, шуңа күрә халыкны әхлакый яктан тәрбияләү буенча эш алып барырга кирәклеген ассызыклаудан гыйбарәт иде.
    - Эчкечелек, наркомания, тәмәке тарту, тормышка җиңел карау - боларның барысы да борчымый кала алмый. Ислам чисталыкка, тәртипкә, тыйнаклыкка өйрәтә, шуңа күрә барыбызга да халык, аеруча яшьләр белән тагын да активрак аралашырга, аларны ислам һәм үз халкыңның күр-кәм традицияләрен, йолаларын өйрәнүгә җәлеп итәргә кирәк, - дип ассызыклады хәзрәт. Һәрвакыттагыча, гыйбрәтле мисаллар китерде.


    Җыелучыларга котлау һәм изге теләкләр белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте.
    - Районда яшәүчеләрнең ел саен исламга күбрәк тартылуын күрүе күңелле, - диде ул. - Аллаһы Тәгалә үзенең тыңлаучан колларын ярдәмсез калдырмый. Менә мондый мисал. Кечкенә генә Ташсу авылында яшәүчеләр юлсызлыктан интектеләр, Аллаһы Тәгаләдән аларның проблемаларын хәл итә алырлык изге күңелле һәм хәлле кеше җи-бәрүен сорадылар. Башта авыл башына кадәр «Строительная технология» фирмасы юл салды. Хәзер менә Әнисә Алимова гаилә фермасы ачып җибәрде һәм 1,5 миллион сумлык грант отты. Ул фермага кадәр юл салды, ә ул авыл аша уза. Бүген бу авылда зур шатлык - яңа мәчет манарасын куялар. Мәчетне Фиргать һәм Айрат Хәбибуллиннар һәм аларның туганнары төзи. Менә бит нинди изге гамәлләр.
    Рөстәм Галиулла улы, мәчеткә килүчеләрне тагын бер кат Ураза бәйрәме белән котлап, аларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм уңышлар теләде.
    Фәрит хәзрәт бәйрәм намазын уку кагыйдәләрен аңлатты. Җыелучылар Аллаһыны зурлап, тәкбир сүзләрен берничә тапкыр кабатладылар.


    - Без район җитәкчесенең бәйрәмдә катнашуына, безнең белән бер рәткә басып, Аллаһы каршында сәҗдәгә китүенә, намаз укуына бик шат, - диде Фәрит хәзрәт, бәй-рәм тәмамлангач. - Бу зур ярдәм, чөнки дин әһелләре дә, район җитәкчесе дә төп бер мәсьәләне хәл итә - яшь буынны әхлакый һәм рухи яктан нык итеп тәрбияләү.
    Бәйрәм намазы тәмам. Барысы да бер-берсен Ураза бәйрәме белән кул кысып тәбрикләделәр, сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм Аллаһы Тәгаләгә тугры хезмәт итүне теләделәр.
    Бу көнне мөселманнар туганнарына, дусларына кунакка бардылар, коймаклар, тәмле бәлешләр белән сыйландылар. Зиратларга барып, мәрхүм булган туган-тумачалары рухына дога кылдылар. Исламда тагын бер зур бәйрәм - Корбан бәй-рәме, ул Ураза бәйрә-меннән соң җитмеш көн узгач билгеләп үтелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: