Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Бүген мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтә

Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе дип корбан чалу гамәле атала. Корбан гаете (Ид әл-Адха; гарәпчә عيد الأضحى‎‎ 'Īdu l-'Aḍḥā) - Хаҗ тәмамлануын билгеләгән ислам бәйрәме. Ураза гаете тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Быел ул 12 сентябрьгә туры килә. Корбан...

Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе дип корбан чалу гамәле атала.

Корбан гаете (Ид әл-Адха; гарәпчә عيد الأضحى‎‎ 'Īdu l-'Aḍḥā) - Хаҗ тәмамлануын билгеләгән ислам бәйрәме. Ураза гаете тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Быел ул 12 сентябрьгә туры килә.

Корбан гаете күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Черкесия һәм Дагстанда бүген - рәсми ял көне.

Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкъбир - «Аллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд», - сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зыярат кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату гадәт ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев