Башка елама, Рузилә!
Авыр почта сумкасын күтәреп килеп керде дә ул безгә, төшен сөйли башлады. Улы Рөстәм төшенә кергән. «Әни, мин ике елдан кайтам, син борчылма» дигән. Нәрсә булыр бу, аннан кайтмыйлар бит. Ул көнне без Рузиләнең төшен ни дип тә юрый алмадык.
Гөрләп барган дөньялары 2002 елның 6 июнендә челпәрәмә килде аларның. Кичтән балыкка дип киткән 18 яшьлек Рөстәмнәренең өйгә җансыз гәүдәсе генә кайтты. Ут борчасы кебек шаян-шук, тырыш, эшчән малай иде. Әй өзгәләнделәр инде Рәшит белән Рузилә. Күз яшьләре елга булды. Үз хәлләрен үзләре генә белгәндер инде. Рәшит, агач башлары җиргә тиярлек итеп кычкырсаң чыкмас микән минем улым, дия иде. Юк шул, аннан кайтканнар юк әлегә.
Йөрәк ярасын учка кысып, ирле-хатынлы алга атлады. Ә Рузиләнең төшенең мәгънәсе өч елдан соң гына ачылды. 2005 елда, инде 40ның өстенә чыккач, Ниязын тапты Рузилә. Бәләкәй Ниязның һәр һөнәренә шатланып яши башладылар алар. Яннарында Рәшитнең әнисе Тофак апа һәм аның сеңлесе Ләбибә апа да бар. Рузиләнең киң күңеленә күпме туган-тумача сыйды.
2007 елның 14 декабре яңа сынау алып килде. Рәшитнең умырткалыгындагы бүсере бөтен нерв күзәнәкләрен кысып, күкрәп торган ир бер мизгелдә хәрәкәтсез калды. Аяк-куллар, бөтен гәүдә генә түгел, хәтта тел дә багланды. Дәвалап та карадылар, бармаган шифаханә, хастаханәләр дә калмады. Тик нәтиҗәсе генә булмады. Шуннан соң тормыш орчык кадәрле хатын җилкәсенә калды. Рәхмәт, ике яктан да мәрхәмәтле туганнары бик булышты. Ике кызлары да инде, буй җиткереп, әниләренә зур булышчы булдылар. Тик ни дисәң дә, барыбер таякның юан башы Рузилә җилкәсендә шул инде. Тоташ ун ел ярым ятты Рәшит түрдәге биек караватта, бер хәрәкәтсез, бер сүз дә әйтә алмыйча. Ә Рузилә өчен ул кадерле ир, йортның хуҗасы. Һәрбер эшен, һәрбер шөгылен Рәшит белән киңәшеп, аның ризалыгын алып эшләде ул, гәрчә Рәшит фикерен күз карашы белән генә белдерсә дә. Шул еллар эчендә сыерын да бетермәде, тәрбияләп-хөрмәтләп башта Тофак апаны, аннан Ләбибә апаны соңгы юлга озатты. Кече кызы Рәсимәне кияүгә дә бирде. Рәсимә әти-әнисен ике онык белән дә сөендерде.
«Рузилә, хәлләрең ничек?» – дип сорый идем мин аннан. Ә ул, Аллага шөкер, була-була әкренгә, дип җавап бирә. Һәрвакыт, һәркайчан шулай ди ул. Каян нинди көчләр таба микән бу Зәкиулла абый белән Нәкыя апаның орчык кадәр кызлары? Каян сабырлыклар ала икән?
Быел июль аенда Рәшит тә әти-әнисе, улы Рөстәм янына мәңгелеккә күчте. Урыны оҗмахта булсын, Раббым.
Рузиләгә алдагы гомеренә җитәрлек хәер-догасы калган булсын инде. Балаларың бәхетенә куанып, алдагы гомереңне саулыкта-сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын сиңа, Рузилә.
Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев