Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Бар начарлык – белем җитмәүдән

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның безгә эш визиты белән килүе районның рухи тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелде. Аның белән очрашу өчен район хакимиятенең актлар залына авыл мәчетләре имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Әлеге очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Җыелыш, һәрвакыттагыча, җөмһүрият мөфтие һәм Биектау районы мөхтәсибе...

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның безгә эш визиты белән килүе районның рухи тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелде.

Аның белән очрашу өчен район хакимиятенең актлар залына авыл мәчетләре имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Әлеге очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Җыелыш, һәрвакыттагыча, җөмһүрият мөфтие һәм Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллинның Коръән сүрәләрен укуларыннан башланып китте.

- Без, урыннардагы дини вәзгыять белән танышу өчен, республика районнарына атна саен барабыз. Сезнең район Казанга иң якын урнашканы, бүген без төбәкләрдә йөрүебезне тәмамлыйбыз, - дип башлады сүзен Камил хәзрәт.

Аннары ул республика мөселманнары Диния нәзарәте тормышындагы һәм эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныштырып үтте.

- Бүгенге тормышта без традицион ислам дине нигезләрен пропагандалау һәм яшьләрдә югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү өчен заманча алдынгы технологияләрнең мөмкин булган барлык чараларыннан файдаланырга кирәк, - дип билгеләп үтте ул. - Без Интернетта социаль челтәрдә, "Вконтакте"да үзебезнең махсус сайтларны булдырдык, Телевидениедә мөселманнар өчен аерым канал ачу мәсьәләсе карала. Матбугат басмаларын - республикада нәшер ителә торган газета һәм журналлардан файдалануыбызны дәвам иттерәбез, - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

Очрашу эшлекле сөйләшү, фикер алышу төсендә узды. Сүз газета-журналлар турында чыккач, Усад мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Яруллин "Шура" альманахын бастырган өчен мөфтигә рәхмәтен белдерде.

- Тирән эчтәлекле, файдалы әйбер. Без, авыл имамнары, аның битләреннән күп сорауларга җаваплар табабыз, республикабыздагы дини вәзгыять турындагы мәгълүматлар белән танышабыз. Шушындый альманах чыгаруыгыз өчен барлык имамнар исеменнән рәхмәт, - диде ул.

СҮЗ УҢАЕННАН

2013 елда "Хозур" нәшрият йорты, мәгърифәтчелеккә хас күркәм традицияләрне яңартырга теләп, "Шура" альманахы чыгара башлады. Ул моннан 100 ел элек Казан губернасында чыгарылган булган. Заманча вариантында журнал татар телендә кварталга бер тапкыр чыга. Тиражы 2500 экземпляр һәм республика мәхәлләләренә таратыла. Анда имамнарга ярдәмгә әзер вәгазь үрнәкләре бастырыла.

Камил хәзрәт Ураза бәйрәмендә Корбан бәйрәмнәрендә бәйрәм намазларына килүче яшьләрнең елның-елында арта баруын канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.

- Быел Ураза бәйрәменә багышланган чараларда Казанда 250 меңләп кеше катнашты, моннан алдагы елда 140 меңләп булган иде, - диде ул.

Камил хәзрәт игътибарны Корбан бәйрәменә багышланган чараларга юнәлтте.

- Кайбер календарьларда 23 сентябрь көне күрсәтелгән. Бу дөрес түгел. Быел Корбан бәйрәмен 24 сентябрьдә бәйрәм итәбез, - дип ассызыклады ул.

Имамнар җыелышында муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул имамнарга үзенең теләкләрен белдерде:

- Халык, аеруча яшьләр белән эшне максатчанрак, ныграк итеп алып барырга кирәк. Ислам юлына баскан кеше беркайчан да начар гамәлләр кылмас. Менә шуңа күрә дә мәдрәсә салабыз. Бүгенге имамнар үз эшләрен дәвам иттерәчәк кешеләр турында да уйлансыннар, яшьләр арасыннан ышанычлы, дингә бирелгән кешеләрне табарга кирәк. Ә теория ягыннан әзерлекне алар безнең мәдрәсәдә алырлар, - диде ул.

Җыелышта имамнар мәчетләрне тоту, аларны җылыту һәм яктырту буенча күңелгә тынгы бирмәгән гамәли, хуҗалык мәсьәләләрен дә кузгаттылар.

Җыелыштан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин район газетасы хәбәрчесе биргән сорауларны да җавапсыз калдырмады. Аерым алганда ул:

- Төп бәла һәм төп гөнаһыбыз - белем җитмәүдән. Кешеләр ислам тарихы нигезләрен, шәригать кануннарын белмиләр. Кешене начар гамәлләрдән тыеп калу өчен без аның янына полицейский бастырып куя алмыйбыз бит инде. Аннары әле бу полицейскийның үзе янына да, аңа контрольлек итү өчен, тагын берсен куярга кирәк. Исламны белгән һәм аңлаган, Коръән кушканча яши торган кешенең күңеле, уйлары якты була һәм шушы халәт аны гөнаһлы гамәлләр кылудан саклый. Кешегә тәрбияне туган көненнән үк бирә башларга кирәк.

Мөселманнарның Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашу азагында Биектау авылында төзелеп килә торган мәдрәсәгә килде. Районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән бергә алар төзелешнең ничек баруын карадылар. Эшләр биредә тукталып тормый һәм бу дин йортының район кешеләренә хезмәт итә башлар көненә дә күп калмагандыр.

БЕЛЕШМӘ

Революциягә кадәрге тарихтан белгәнебезчә, безнең районда 55 мәхәллә булган. Хәзерге вакытта Биектау районында 48 мәхәллә эшләп килә, авылларда 47 мәчет бар. Аллаһы Тәгалә йортлары халыкның күпчелеген православие динендәгеләр тәшкил иткән авылларда да төзелде. Андыйларга Шәпше, Чыпчык, Бөреле, Биектау, Усад авылларын кертергә мөмкин. Бу - безнең районда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы толерантлык һәм дуслык чагылышы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев