Анда һава да башка
Республикабызның рухи тормышында күркәм традициягә әйләнгән "Изге Болгар җыены"на быел да килергә теләүчеләр күп булды. Билгеле булганча, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча һәм аның даими контролендә Болгар һәм Зөя утравын торгызу һәм реконструкцияләү буенча зур эш алып барыла. Быелгы Изге җыен көнендә биредә елга вокзалы һәм Болгар цивилизациясе...
Республикабызның рухи тормышында күркәм традициягә әйләнгән "Изге Болгар җыены"на быел да килергә теләүчеләр күп булды.
Билгеле булганча, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча һәм аның даими контролендә Болгар һәм Зөя утравын торгызу һәм реконструкцияләү буенча зур эш алып барыла. Быелгы Изге җыен көнендә биредә елга вокзалы һәм Болгар цивилизациясе музее ачылды. Дистә меңләгән татарстанлының бу көнне изге Болгар җиренә барырга теләве аңлашыла.
Болгарга сәяхәт кылучылар арасында Биектау районы вәкилләре дә булды. 18 кешелек төркемне Биектау станциясе мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәпов җитәкләде.
- Болгарга баруны башкача кече хаҗ кылу дип тә йөртәләр. Безнең әлеге изге җирдә моңа кадәр дә берничә тапкыр булганыбыз бар иде, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты хезмәт ветераны Гамилә Фәрхетдинова. - Ә инде мөселманнарның ислам дине кабул ителүнең 1124 еллыгына багышланган олы җыены көнне бирегә килгәч, андагы үзгәрешләрне үз күзләребез белән күрдек һәм үзгәртеп кору эшләренең нинди киң колач белән алып барылуына гаҗәпләндек тә, сокландык та, шатландык та.
- Без районнан иртәнге биштә чыгып киттек. Мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабирҗановка автобус биргәне өчен рәхмәт яусын. Шофер Илһам Шакиров та бик игътибарлы һәм илтифатлы кеше булып чыкты, - диде Нурия Гобәйдуллина.
- Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясе буенча безне Фәрит хәзрәт алып йөр-де. Яшь булуына карамастан, ул Идел Болгариясе тарихын бик яхшы белә икән, - дип дәвам итте сөйләшүне сәламәтлек саклау ветераны Клара Абдуллина. - Ул безгә ислам һәм дин тарихыннан, шулай ук шушы территориядә урнашкан объектлар төзелеше турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Фәрит хәзрәт безнең белән үз әнисе кебек искиткеч ягымлы аралашты. Җитәкләп диярлек йөртте, бер соравыбызны да җавапсыз калдырмады. Тиешле вакытында изге җирдә барыбыз бергә җыелып көн-дезге намазны укыдык.
- Оештыручылар барлык мәсьәләләрне дә алдан уйлаганнар. Хаҗ кылучылар арасында пенсионерлар булуны истә тотып, төркемгә медицина хезмәткәрен дә керткәннәр, - диде Нурия Гобәйдуллина. - Рузалия сәламәтлегебезне даими күзәтеп торды. Барыбызга да, ул-бу була калса дип, группа җитәкчесенең телефон номерын да бирделәр. Төшке аш турында да онытмаганнар, тәмле хәләл ризыклар белән чәй эчтек.
- Сәяхәттән кичке алтылар тирәсендә генә әйләнеп кайтып җиттек. Безнең яшьтәге кешеләр өчен шактый катлаулы юл инде бу. Әмма без һич тә арымадык, кайтканда анда күргән матурлык һәм күркәмлектән күңелләребез күтәренке булды. Мондый кызыклы сәяхәтне оештыручыларның барысына да зур рәхмәт, һәркайсына тормышларында уңышлар, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Алар безгә чын бүләк ясадылар, - диде Гамилә Фәрхетдинова, сәяхәткә баручыларның уртак фикерен белдереп.
Әлеге кече хаҗга шулай ук район мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Казаклар авылы имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Шәйдуллин да барды, районның башка авылларыннан килгән ханымнар да катнашты. Болгарга сәяхәт ветераннарның күңелләрендә мәңге онытылмаслык тәэсирләр калдырган, алар рухланып, яңа көч алып кайтканнар. Бу изге җирдә һава да икенче бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев