Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Аллаһ хәзинәсе

Күңелең борчылганда, кая барырга, нишләргә, чыгу юлын кайдан табарга дип уйлыйсың. Ничек тынычлык табарга белмичә, Аллаһыга мөрәҗә-гать итәсең. Бәлки, минем ниндидер гөнаһым бардыр, дип еш кына уйланасың. Ахыр чиктә, күңел шомлыгыннан чыгу юлын таба алмыйча елый башлыйсың. Әлбәттә, дин вә Коръән өлкәсендә бу сорауларга җавап бар, диләр, ләкин күбебезгә шушы...

Күңелең борчылганда, кая барырга, нишләргә, чыгу юлын кайдан табарга дип уйлыйсың. Ничек тынычлык табарга белмичә, Аллаһыга мөрәҗә-гать итәсең. Бәлки, минем ниндидер гөнаһым бардыр, дип еш кына уйланасың. Ахыр чиктә, күңел шомлыгыннан чыгу юлын таба алмыйча елый башлыйсың. Әлбәттә, дин вә Коръән өлкәсендә бу сорауларга җавап бар, диләр, ләкин күбебезгә шушы өлкәдә яшәү өчен рухи көч, ихтыяр җитми! Шуңа да җан да чыгу юлын эзләп кычкырып: «Мине бу зинданнан чыгарыгыз, азат итегез», - дип елый. Җанның да яралары бар. Аның да шатлыклы мизгелләре, мәхәббәт хисләре, борчулы вакытлары бар. Гомумән, кешенең бөтен хәзинәсе җанда саклана. Без, кешеләр, җир катламының бер туфрак кисәгеннән яратылдык, без матди-материаль затлар, берникадәр вакыттан соң кире шул туфрак кисәге астына кереп ятачакбыз. Әмма җан ул  Аллаһ  тарафыннан яратылган (мәңгелек) һәм ул безнең тәнебездә вакытлыча гына. Шуңа кеше аны саклап, чистартып яшәргә тиеш. Ә аны ничек сакларга, дигән сорау туа. Аллаһы Тәгалә бу хәзинәнең серләрен үзе генә белә. Коръәндә әйтел-гәнчә, моның турында Аллаһ безгә бик аз гыйлем бирде. Шуңа күрә  Аллаһ  безгә җанны саклаучы, тәрбияләүче ысулларны җибәрде. Бу ысуллар - Коръән китабы, хәдис гыйлеме. Җан ул - зур әманәт, әманәтегезгә тугры калыгыз!

Җан тән кебек үк гөнаһлар белән җәрәхәтләнә. Әгәр тәндә берәр җәрәхәт булса, аңа дарулар, табиблар кирәк һәм ул җәрәхәтне ничек кенә дәваласаң да, аның әсәре барыбер кала. Җан да шулай ук гөнаһлар белән җәрәхәтләнеп, аны тәүбә вә зикер белән дәваласаң да, аның әсәре шулай ук кала. Шуңа күрә җан кычкырып газап кичермәсен өчен гөнаһлардан сакланырга кирәк! Икенчедән, тән ризыксыз тора алмаган кебек, җан да ризыкка мохтаҗ. Ә җанның ризыгы - Коръән, хәдис вә зикердер!

* * *

Пәйгамбәребезнең яшәве генә түгел, үлеме дә безнең өчен үрнәк булып тора. «Дөреслектә, Мөхәм-мәд пәйгамбәр (с.г.в.)  сезнең өчен үрнәк булды» (Коръән аяте). Көннәрдән бер көнне Җәбраил Мөхәммәд (с.г.в.) янына саубуллашырга килеп, сәлам әйтте. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үлем түшә-гендә соңгы сәгатьләрен кичерә иде. Ул Җәбраил (г.м.) нән сорады:

- Йә, Җәбраил, син бу дөньяга мин үлгәннән соң тагын киләсеңме?
Җәбраил (г.м.) җавап бирде:

- Йә, Аллаһ илчесе, миңа бу дөньяга синең үлемеңнән соң төшүдән мәгънә юк. Ләкин тагын ун тапкыр төшәм һәм ун хәзинәне алам, - диде.
1. Җир йөзендәге бәрә-кәтне алам (вакыт бәрәкәте, ягъни вакытның кыскаруы. Бер ел - бер ай, бер ай - бер атна, бер атна - бер көн, бер көн бер мизгел кебек үтәр). Бүген исә без моны ачык сизәбез.
2. Кешеләр арасында булган мәхәббәтне алам. Мөселманның кардәшенә карата булган яратуы да хәзер кими бара.
3. Туганнар арасында булган мәрхәмәтне алам. Туганнар арасындагы мөнәсәбәт суына барганын да беләбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Туганнар арасын өзгән кеше җәннәткә кермәс».

4. Хатын-кызның оятын алам. Күп хатын-кызларыбызның гаурәт ачып йөрүе бүген афәткә әйләнә бара. Шуның аркасында күпме гаиләләр таркалып, җәмгыять какшый. Шуңа күрә хатын-кыз тәрбияле, әхлаклы икән, җәмгыять төзек булыр. Ә киресе күзәтелсә, җәмгыять җимерелер.

5. Фәкыйрьләрнең сабырлыгын алам. Алар сабырлыкларын югалтып, Аллаһка тәвәккәлләүдән туктап, Аның кодрәтенә шикләнеп, кешегә мөрә-җәгать итеп, үз зарын яудыра.

6. Байларның юмартлыгын алам. Ягъни кешеләр бүген баеган саен, байлык артыннан куып яшәвен дәвам итә, зәкәт түләми, мохтаҗларга ярдәм итми. Бармак белән санаулы кешеләр генә ярдәм кулы суза. Әгәр һәр бай кеше тиешле зәкәтен түләсә, мохтаҗлар калмас иде.

7. Хөкемдарларның, ягъни ил башлыкларының, патшаларның гаделлеген алам. Ягъни кайбер дәүләтләрдә халыкларына карата булган гаделсезлекләр, кыерсытулар, золымнар - моның ачык мисалы. Үзләре тук була торып, ач кешенең хәлен белмәүләре аяныч.

8. Галимнәрнең тәкъвалыгын алам. Ягъни үзләренең ихтыяҗларына муафыйк булган фәтвалар чыгару, Коръән белән гамәл кылмау, аларны үзе аңлаганча халыкка шәрехләү, ягъни хакыйкый галимнәрнең китапларына мөрәҗәгать итмәү. Коръәнгә һәм сөннәткә туры килмәгән гамәлләр кылу. Пәйгамбәребезнең хәдисенә нигезләнеп, гыйлемнең ике төрле булуын беләбез. Берсе - телдәге гыйлем. Ул гыйлемнең файдасы юк. Һәм йөрәктәге, калебтәге гыйлем. Ул файдалы гыйлем. Шуңа күрә алган гыйлемең белән гамәл кылу бик мөһим. Ихласлык һәм гыйлем бергә булырга тиеш.

Гали ибн Әбу Талиб әйтте: «Шундый бер заман җитәр. Исламның исеме генә, Коръәннең рәсеме генә калыр. Бу халыкларга галимнәр килер. Алар бик күп белер. Әмма белгәннәре белән гамәл кылмас».

9. Коръәнне алам. Ягъни, шундый заман җитәр: мөселман кешесе иртә белән, Коръән укыйм, дип уянган вакытта, Коръән битләре буш булыр. Шунда ук гаҗәпләнеп, куркып, күршесенә керер, аның да Коръәне буш булыр. Өч көн дәверендә ятлаган Коръән аятьләре йөрәктә булыр, телдә сакланыр, әмма өч көннән соң кеше «әлхәмдулилләһ» дигән сүзне дә искә төшерә алмас. Шуңа күрә Аллаһ биргән бөек нигъмәтне - Коръәннең бүген кадерен белеп, хөрмәтләп, аны укып, аның буенча яшәргә омтылырга кирәк.

10. Кешеләрнең иманын алам. Ягъни, пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Җир йөзендә Аллаһ сүзен әйтүче булганда, кыямәт җитмәс».

Кыямәт алдыннан Аллаһы Тәгалә бөтен мөселманның җанын җиңел җил белән алыр. Шунда җир йөзендә Аллаһны зикер кылучы бер кеше дә калмагач, бу дөньяның әһәмияте бетәчәк.

Шушы атап киткән ун хәзинәдән, уйлап карасак, аның соңгы икесе генә калды. Ягъни, иман белән Коръән. Иң кадерле булган ике җәүһәребездән файдаланып калырга насыйп итсә иде Аллаһ. Амин.

Хаҗи Тәлгать хәзрәт

ГАЙФУЛЛИН,

Биектау районының имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев