МӘГАРИФ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Таһир Зиннәтуллин – призер
Һөнәрләр турында республикакүләм "Киләчәккә билет" дип аталган иншалар конкурсының 2 нче сайлап алу туры тәмамланды. Әлеге тур нәтиҗәләре буенча "Хезмәт кешесе" номинациясендә 2 нче призлы урынны Айбаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы алды. Таһир Зиннәтуллин үзенең авылдашының хезмәт эш-чәнлеге турында татар телендә инша язган иде. Республика конкурсында безнең районнан призлы...
-
Аш-су осталары көч сынашты
Гадәт буенча һөнәри осталык конкурслары төрле белгечлектәге эшчеләр, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, механизаторлар, кулинарлар арасында уздырыла. Ә менә мәктәптәге аш пешерүчеләр арасында андый конкурс безнең районда быел беренче тапкыр оештырылды. Ул берничә этапта булды. Йомгаклау турын Биектау районының иң яхшы 13 мәктәп аш пешерүчесе арасында мастер-класс итеп оештырдылар, ул 1 нче...
-
Мәктәп экология патруле
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы укучыларны әйләнә-тирә мохитне тазарту буенча гамәли эшкә тарту, аларда актив тормыш позициясе тәрбияләү һәм дәүләт, муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру максатында 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр "Мәктәп экопатруле" конкурсы уздыра. Ул баллар системасы нигезендә "Иң актив укучы", "Иң актив сыйныф", "Иң актив...
-
Биектау районының 187 укучысы рус әдәбияты буенча чыгарылыш йомгаклау иншасы язды.
Биектау районының 187 укучысы рус әдәбияты буенча чыгарылыш йомгаклау иншасы язды. Укучыларга сайлап алу өчен биш тема бирелгән иде: "Лермонтов иҗаты хәзерге укучыга кай ягы белән якын", "Сугышта куркыныч түгел дигән кеше, сугыш турында берни белми", "Табигать һәм кешенең эчке дөньясы", "Нинди вакыйгалар кешегә олыгаерга ярдәм итә", "Кайсы мөһим: үзең...
-
Яңа балалар бакчасы – әниләргә зур бүләк
Әниләр көнендә безне дөньяга китерүче иң газиз кешеләребезгә бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Ә Ана өчен бәхет нәрсә ул? Ана бәхете - бала. Баласы сау-сәламәт һәм ышанычлы кулларда икән, бу - Ана өчен иң зур шатлык. Бүгенге көндә әниләргә мондый шатлыкны балалар бакчалары бүләк итә. Ниһаять, без, Ямаширмә авылы әниләре...
-
Казан арты тарихын өйрәнү дәвам итә
Узган атна азагында үзәк мәдәният йортында "Казан арты фәнни укулары" дигән икенче фәнни-гамәли конференция булды. Сания Шакирова Беренче фәнни конференция 1995 елның декабрендә уздырылып, анысы да Казан арты тарихына һәм мәдәниятенә багышланган иде. Әлеге конференциядә Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, музей хезмәткәрләре, тарих укытучылары катнашты, Марий...
-
Җәмгыятьтәге шартларга яраклаша белүче балалар тәрбиялибез
Соңгы вакытта балалар бакчасында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә игътибар сизелерлек көчәйде. Рухи-әхлакый тәрбия баланың үзенә һәм әйләнә-тирә мөхиткә кагылышлы барлык якларын үз эченә ала. Бу - гаиләдәге мөнәсә-бәтләргә, янәшәдә яшәүче яшьтәшлеренә һәм өлкәннәргә мөнәсәбәткә кагыла, шул рәвешле бала холкында һәм тәртибендә гуманлы булмаган чагылышларны кисәтү буенча эш юнәлешен билгели. Бу,...
-
Законнар ничек туа?
Район мәктәпләрендә парламент сәгатьләре уздыру традициягә әверелде. Биектауның 2 нче мәктәбендә дә 9 нчы сыйныф укучылары белән "Законнар ничек туа" дип аталган эшлекле уен формасында югары дәрәҗәдә парламент сәгате уздырылды. Бу хакта мәктәпнең тарих укытучысы Наталья Сагитова сөйли. - Укучылар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова, Биектау муниципаль...
-
Армия хезмәтенә әзерләнәләр
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин патронажында Балтачта "Татарстан призывникларының хокукый белемнәр мәктәбе" дигән чара уздырылды. Республика күләмендәге әлеге чарада Усад училищесы призывниклары да катнашты. Анда шулай ук Татарстанның якын-тирәдәге районнарыннан да вәкилләр чакырылды. Аларны Балтач районындагы күршеләребез бик кунакчыл каршы...
-
Ксения Синюкова: “Бездәге балалар эчкерсез һәм ихлас күңеллеләр”
Һәркемнең дә үз хатирәләре була. Кемнеңдер хәтерендә зирәк һәм таләпчән сыйныф җитәкчесе сакланса, кемдер, Бөреле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы шикелле, яшь, шат күңелле һәм шәфкатьле педагогны сокланып искә ала. Таныш булыгыз: яшь белгеч, педагог Ксения Синюкова. Узган ел, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тә-мамлап, туган районына әйләнеп кайткан....
-
Республикада сынатмадылар
Безнең Ямаширмә мәктәбе укучылары район күләмендә уздырылган бер генә чарадан да читтә калмыйлар, һәрвакыт актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Менә республика күләмендә уздырылган "Хәрби спорт уеннары" слетында да катнашу насыйп булды. Мондый спорт ярышларында укучыларыбызның беренче тапкыр катнашуы. Слетка республиканың 18 район мәктәпләреннән командалар килде. Ярышлар программа нигезендә 12-15 яшьлек...
-
Шәп концерт булды
70 нче һөнәр училищесында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә ел саен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган төркемнәрдә үзешчән сәнгать смотры уздырыла. Быел андый смотр булачак тракторчылар, йөк машиналары шоферлары, аш пешерүчеләр, контролерлар, хисап хезмәткәрләре арасында оештырылды. Егетләр һәм кызлар конкурска сентябрьдән үк әзерләнә башладылар. Программага җырлар, сәхнәләштерелгән өзек-ләр, заман...
-
Иң мөһиме – укытучының абруен күтәрүгә ирешү
Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы - күз буяу өчен генә түгел, ул хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен яклау өчен эшли торган җәмәгать оешмаларының берсе. Һәм, әйтергә кирәк, андыйлар күп түгел. Бу турыда профсоюз әгъзалары башкарган конкрет эшләр, алар кузгата һәм хәл итә торган проблемалар буенча хөкем йөр-тергә мөмкин. 15 нче отчет-сайлау конференциясендә сүз узган...
-
Яңа фән кертелә
Агымдагы - 2014-2015 нче уку елының икенче чирегендә Татарстанның 38 мәктәбендә, шул исәптән Биектау районы мәктәбендә унынчы һәм унберенче сыйныфларда "робот техникасы" дигән яңа фән барлыкка киләчәк. Бу гадәти информатиканың алган белемнәрне үз роботларын ясау тәҗрибәсендә куллану мөмкинлеге тудырылган киңәйтелгән курсы булачак. Балалар робот техникасы дәресләрендә физика, математика һәм программалаштыру...
-
Укытучы – иң мөһим һәм изге хезмәтләрнең берсе
Укытучылар көне - мәгариф хезмәткәрләренә генә кагылмый, ул бөтенхалык бәйрәме булып санала. Бу юлы исә музыкаль программада беренчеләрдән булып Бөреле балалар музыка мәк-тәбеннән скрипкачылар һәм педагоглар ансамбле чыгыш ясады. Аннары залдагылар «Балкыш» балалар иҗат йорты коллективының җыр һәм биюле чыгышларына кул чаптылар. Билгеле булганча, мәктәп укытучылары - тирән белемле, күп...