АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ рубрикасы буенча яңалыклар
-
КҮП ЭШЛӘР БАШКАРЫЛГАН, ӘММА ТЫНЫЧЛАНЫРГА СӘБӘП ЮК
Узган атнада Ямаширмә авыл җирлегендә еллык җыелыш узды. Гадәт буенча, авыл халкы белән очрашуга районның төрле служба җитәкчеләре килде. Җыенда катнашучыларның сорауларына районның баш табибы, район прокуроры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, социаль яклау, мәшгульлек үзәге, пенсия фонды, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләре һәм башкалар әзер иде. Җыелышта...
-
Ут кеше гомерен кисте
Узган якшәмбедә Каракүл авылында кеше гомерен өзгән янгын булды. Мич белән җылытыла торган, мәй-даны 6х9 тәшкил иткән йортта кичке сәгать 10 да янгын чыга. Янгын калдыкларын, чүп-чарны җыештырганда шушы авылда яшәгән 1961 нче елгы кеше гәүдәсе табыла. Авыл халкының сүзләренә караганда, ул ялгыз яшәгән һәм спиртлы эчемлекләрне еш кулланган. 2014...
-
АВЫЛ ҖЫЕННАРЫ
Чираттагы авыл җыеннары Алат һәм Казаклар авыл җирлекләрендә узды. Узган елгы башкарылган эшләр турында отчет белән авыл җирлекләре башлыклары Рәис Зарипов һәм Гыйльметдин Шәмсиев чыгыш ясады. Очрашуларда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова катнашып, районда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Ике җыенда да халык актив булды. Алат авылында...
-
Боксчыларыбыз җиңү алып кайттылар
9 гыйнвардан 12 гыйнварга кадәр Менделеевск шәһәрендә үсмерләр арасында бокс буенча 2014 елда Сочида узачак Олимпия уеннарына багышланган VII Республика турниры узды. Турнирда бик күп шәһәрләр: Ижевскидан, Казаннан, Яшел Үзәннән, Яр Чаллыдан, Түбән Кама, Әлмәттән, Алабуга, Лениногорскидан барлыгы 130 дан артык кеше катнашты. Тренерлар Мирхәт Мостафин һәм Миңнехан Вәлиуллин җитәкчелегендә...
-
Иске-москыдан котылыйк
Яңа башланып китүче 2014 ел Биектау районында тузган биналар һәм корылмаларны сүтү елы дип игълан ителде. Бу көн кадагына сугучы мәсьәлә, чөнки һәр авыл җирлегендә дә файдаланырга ярамаслык хәлгә килгән дистәләгән объект бар. Болар тузган йортлар гына түгел, ә бәлки ярымҗимерек терлекчелек биналары һәм складлар, кибетләр, сарайлар, гаражлар һәм башка...
-
Биектау районында “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” конкурсына йомгак ясалды
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан конкурс комиссиясе "Территорияләрне һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәүче" дигән конкурска йомгак ясады. "Бюджет оешмалары арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше" дигән номинациядә беренче урынга "Биектау район ветеринария берләшмәсе" Дәүләт бюджет учреждениесе лаек булды. "Бюджет оешмалары арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше" номинациясендә икенче урынны...
-
Алан-Бәксәр киләчәккә карап яши
Тарихи мәгълүмат Алан-Бәксәр авылына XVIII гасыр башында Ашыт елгасы янында нигез салына. Земство карамагындагы мәктәп авылда 1888 елда ачыла. 1903 елда земство акчасына мәктәпкә аерым бина салына. Алан-Бәксәр авыл җирлеге Марий Эл республикасы белән тоташкан урында, табигатьнең гаҗәп матур урынына урнашкан. Авылларны эре-ләндерү чорында бирегә якын-тирә авыллар - Әсән, Шөмләндә...
-
Кешеләре һәм эшләре белән матур
Узган ял көннәрендә Иске-Казан авыл җирлегенең Коркачык авылында бәйрәм - Авыл көне узды. Казаннан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан матур урыннар гадәттә кунакларда бетмәс-төкәнмәс соклану, ә бу урыннарның хуҗаларында горурлык хисе уята. Менә бу бәйрәм көнендә дә Коркачык абруйлы кунаклар каршылады. Авыл халкы янына Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасында кеше...
-
Коркачыкта авыл көне
Иртәгә Иске-Казан авыл җирлегендә Коркачык көне узачак. Кунакларны авыл мәдәният йортында башланачак зур программа көтә. Анда район халкының күңеленә хуш килгән курчак театры, авыл артистлары чыгыш ясаячак. Аннары яңартылган мәдәният йортын, мәктәп, балалар бакчасын карау оештырылачак. Закировлар хуҗалыгына һәм сандык ясау цехына бару да планлаштырылган. Авыл көненә барлык авыл җирлекләрендәге...
-
Ямаширмә кешеләре һәм эшләре белән дан тота
Ямаширмә - Биектау районы һәм республиканың иң борынгы авылларыннан берсе. Риваятьләргә караганда, авылның исеме чуваш телендәге "яна ширмэ" сүзеннән алынган, аның тәрҗемәсе "чокыр" дигәнне аңлата. Бу яклар бай тарихлы булулары белән генә түгел, ә бәлки ярдәмче хуҗалыкларның нык үсүе, спортта һәм мәдәнияттәге казанышлары белән дә дан тоталар. Менә шулар турында...
-
Район үзәгендә үзгәрешләр сизелерлек
Узган атнада булган Красносельский авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелышында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина, район службалары һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Иван Варламовның чыгышыннан шушы территориядәге эшләрнең торышы белән танышканнан соң, җыелышта катнашучылар власть һәм коммуналь тармак вәкилләренә...
-
Киләчәк авыл хуҗалыгына бәйле
Авыл хуҗалыгы алга киткән авыл җирлекләренең генә киләчәге бар. Менә шундый фикергә килеп таралыштылар 9 апрельдә Пермяки җирлегендә узган җыенда катнашучылар. Җыенга үзләрен борчыган сорауларга җавап алырга теләгән күп кенә авыл кешеләре килгән иде. Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Раушан Хәй-руллина, авыл җирлекләре белән эшләү буенча район...
-
ИСКЕ КЛУБТА ЯХШЫ ИДЕ
Без, Кече Солабаш авылы халкы, күренекле шәхесләр Хәсәнгата Габәши һәм аның улы композитор Солтан Габәшинең якташлары булуыбыз белән горурланабыз. Бездә алар истәлегенә музей эшли. Узган ел Рәшит Әкрам улы Гыйльфанов Кече Солабашта мәһабәт мәчет салдырды. Ул безнең авыл кызы Фәридә Моряк кызына өйләнде. Гыйльфановлар гаиләсе мәчет белән янәшәдә, авылыбызның иң...
-
КЫЮЛЫК, АКТИВЛЫК КИРӘК
Мәмдәлдә отчет җыелышы инде авыл җирлекләрендә урнашкан схема буенча узды - игътибар үзәгендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермаларын булдыру торды. Авыл тормышының шәһәрнекеннән аермасы шунда, биредә халыкның күпчелеге үзен үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән тәэмин итә. Йорттагы малтуарны, кош-кортны карау, азык әзерләү процессында бөтен гаилә катнаша, моннан балалар...
-
ИЗГЕ ЭШ ОНЫТЫЛМАС
Безнең Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 6 инвалид бала, шулай ук тумыштан инвалид булып, инде балалык яшеннән чыккан 3 яшь кеше яши. Һәр елны Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән өл-кәннәр һәм балаларны игътибарсыз калдырмыйбыз. Аларның өйләренә барып хәлләрен беләбез, бушлай район газетасына яздырабыз, ярдәм кирәк булса - булышырга тырышабыз. Быел...