Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Үзең сайла: яшәүме, әллә үлемме?

Бүген күп сайтларда тартырга ярый торган могҗизалы үлән катнашмасы - спайс рекламасын күрергә була. Аны сатучылар эшкә сәләтлелек арта, гәүдә җиңеләя, кәеф күтәрелә, дип вәгъдә итәләр. Тик алар бу катнашманың иң куркыныч наркотик булуы турында әйтергә генә "оныталар". Район кешеләрен, аеруча мәктәп балаларын, алкогольле эчемлекләр, наркотиклар һәм тарта торган катнашмалар...

Бүген күп сайтларда тартырга ярый торган могҗизалы үлән катнашмасы - спайс рекламасын күрергә була. Аны сатучылар эшкә сәләтлелек арта, гәүдә җиңеләя, кәеф күтәрелә, дип вәгъдә итәләр. Тик алар бу катнашманың иң куркыныч наркотик булуы турында әйтергә генә "оныталар".
Район кешеләрен, аеруча мәктәп балаларын, алкогольле эчемлекләр, наркотиклар һәм тарта торган катнашмалар кулланган өчен административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы күздә тотылуы турында искәртәбез. Тарта торган катнашма беренче карашка гади генә булып тоелган үләннәрдән тора. Тик аларның һәркайсында көчле галлюциногеннар бар. Күпчелеге көньяк Азия, Көньяк һәм Төньяк Америка территориясендә үсә. Аларның барысын да диярлек үз вакытында аборигеннар наркотик сыйфатында кулланганнар.
Россия Федерациясенең 2009 ел 31 декабрь № 1186 "Наркотиклар әйләнеше белән бәйле мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында"гы карары нигезендә югарыда әйтеп киткән үсемлекләр, тарта торган катнашма составына кергән кайбер химик матдәләр наркотиклар, психотроп һәм алардан ясалган матдәләрнең Россия Федерациясендә контрольдә тотылырга тиешле 1 нче исемлеккә кертелгән. Әлеге исемлек Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 ел 30 июнь № 681 карары белән расланган.
Спайс бик күпләрнең гомерен өзде. Җимерелгән язмышлар исә дистә меңләгән.
Спайсның наркотик тәэсире гади киндер тәэсиреннән дә көчлерәк. Тарта торган яңа катнашма кешенең бөтен организмына һөҗүм итә, чөнки агулы матдәләр үпкә һәм кан аша керә. Спайс кулланучылар үзләренә кул салу турында еш уйланалар. "Кәефле" чакларында тәрәзәдән сикерү, машина астына ташлану аларга берни тормый. Бу кыланмышларының сәбәбе - саташу, наркоман мондый куркыныч саташудан котылу өчен нәрсә эшләгәнен дә аңламый башлый.
2010 елның 22 гыйнварыннан тарта торган катнашмаларның легаль әйләнеше туктатылды һәм аларга кагылышлы бөтен нәрсәгә карата җинаять законнары күздә тотыла.
Район прокуратурасы Биектау муниципаль районының дәүләт власте һәм җирле үзидарә, хокук саклау органнары белән берлектә район территориясендә наркотик һәм психотроп матдәләрнең таралуына юл куймау, әлеге өлкәдә җинаятьләр һәм хокук тәртибе бозуларны булдырмый калу, ачыклау, гаеплеләрне законда күздә тотылганча административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту эшен 2012 елда да дәвам итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев