Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

ЗАКОНСЫЗ ТИКШЕРҮГӘ ЮЛ ЯБЫК

"Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен сату вакытын чикләүне билгеләү турында"гы ТР законын үтәүне тикшергәндә эшмәкәрләрнең хокуклары бозылган. "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын билгеләү турында"гы законны үтәгәндә этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына һәм кулланучыларның хокукларын яклауга дәүләт контролен тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт...

"Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен сату вакытын чикләүне билгеләү турында"гы ТР законын үтәүне тикшергәндә эшмәкәрләрнең хокуклары бозылган.

"Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын билгеләү турында"гы законны үтәгәндә этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына һәм кулланучыларның хокукларын яклауга дәүләт контролен тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясенең Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рифат Рәис улы Галиев "Дәүләт контроле (надзоры) һәм муниципаль контрольне башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль закон положениеләрен бозды.
2012 елның 16 февралендә Казан территориаль органының әйдәп баручы белгече Р.Р.Галиев полиция хезмәткәре А.Р. Җәләев белән бергә 2010 елның 22 ноябрендә гамәлгә кергән 80 нче "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен сату вакытына чикләү билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы законын үтәүне тикшерү максаты белән Биектау авылында урнашкан ООО "Сириус" кибетенә киләләр.
Алга таба, килеп тикшерүләрнең нигезен һәм тәртибен регламентлаучы "Дәүләт контроле (надзоры) һәм муниципаль контрольне башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль законның 10 нчы статьясын бозып, ООО "Сириус" сәүдә объектына тикшерү уздыру өчен нигезләмәгә, тикшерү уздыру турында боерыкка, шулай ук гамәлдәге законны бозу турында нинди дә булса язма мөрәҗәгатьләргә һәм гаризаларга ия булмаган килеш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының әйдәп баручы белгече Р.Р.Галиев 9 сәгать 15 минут тирәсендә әлеге кибеткә керә һәм сатучы хатын-кыздан үзенә составында спирт булган "Ягуар" коктейлен сатуын сорый. ООО "Сириус" кибете сатучысы әлеге спиртлы коктейльне саткач, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Р.Р.Галиев аңа үзенең хезмәт таныклыгын күрсәтә һәм үзен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе инспекторы дип таныштыра.
Алкоголь продукциясен сату факты буенча "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын билгеләү турында" 2010 елның 22 ноябреннән гамәлгә кергән 80 нче ТР законы положениеләрен бозып, РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең өлкән участок полиция хезмәткәре тарафыннан 2012 елның 16 февралендә РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 14.2 нче статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.
ТР Биектау районы прокуратурасы уздырган "Дәүләт контроле (надзоры) һәм муниципаль контрольне башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль законның үтәлешен тикшерү барышында закон бозу ачыкланды һәм Р.Р. Галиевка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.6.1 статьясының 1 нче өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
ТР Биектау районының 1 нче суд участогының җәмәгать судьясының 2012 елның 15 маеннан чыккан карары белән Р.Р. Галиев РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.6.1 статьясының 1 өлеше буенча гаепле дип танылды һәм аңа кисәтү төсендә җәза билгеләнде.
Җәмәгать судьясының карары белән килешмичә, Р.Р.Галиев аның өстеннән апелляция тәртибендә шикаять бирде. 2012 елның 28 июнендә чыккан ТР Биектау районы суды тарафыннан Р.Р.Галиевнең шикаятен канәгатьләндерү кире кагылды, ә җәмәгать судьясының карары үзгәрешсез калды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев