Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Законнар катгый

Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы, кешеләр тормышына куркыныч янаган янгын куркынычы ачыкланса, оешманың эшен туктатып тора ала. Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге турында яңа положение расланды. Аны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәтененең федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнарының вазифалы затлары башкара. Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарының структурасы һәм аларның вазифалары...

Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы, кешеләр тормышына куркыныч янаган янгын куркынычы ачыкланса, оешманың эшен туктатып тора ала.
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге турында яңа положение расланды. Аны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәтененең федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнарының вазифалы затлары башкара.
Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарының структурасы һәм аларның вазифалары билгеләнде. Алар оешмаларның һәм гражданнарның эшчәнлеген, алар тарафыннан файдаланыла торган саклану объектларының торышын тикшерәләр, янгыннар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу турында эшләр буенча дознание уздыралар, соңгысы буенча административ производство башкаралар.
Шулай ук аларга янгыннарның һәм аларның нәтиҗәләрен статистик исәпкә алу, юридик затлар һәм шәхси эшкәмәрләр тарафыннан янгын-техник продукциясен җитештерә башлау турында уведомлениеләрне кабул итү бурычы йөкләнгән. Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары оешмаларның һәм гражданнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен карыйлар.
Янгын күзәтчелеге буенча инспектор вазифалары йөкләнгән затларның исемлеге төзелде, аларга вәкаләтләр йөкләнде. Алар тикшерү барышында саклану территориясенә һәм объектларына барып, аларны тикшерә алалар. Әмма хезмәт таныклыкларын һәм тикшерүне билгеләү турында боерыкның күчермәсен күрсәтү мәҗбүри. Алар ачыкланган кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә бирергә (сатыла торган продукциягә карата - бары дәүләт инспекторлары гына), шулай ук янгын чыгу очрагында кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда тикшерелә торган субъектның эшчәнлеген туктатып торырга хаклы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев