Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Законлылык гаранты

    Прокуратура хезмәт-кәрләре көне рәсми рәвештә ел саен 12 нче гыйнварда билгеләп үтелә. Ул 1995 нче елның 29 нчы декабрендә РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган иде. Дәүләт институты буларак прокуратура һәрвакыт аерым урын алып тора. Аның күзәтчелек итү вазифалары җирле структураларга бәйле булмауны күздә тота. Безгә кадәр бу эштә эшләгән...

    Прокуратура хезмәт-кәрләре көне рәсми рәвештә ел саен 12 нче гыйнварда билгеләп үтелә. Ул 1995 нче елның 29 нчы декабрендә РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган иде.

    Дәүләт институты буларак прокуратура һәрвакыт аерым урын алып тора. Аның күзәтчелек итү вазифалары җирле структураларга бәйле булмауны күздә тота. Безгә кадәр бу эштә эшләгән кешеләрнең иң мөһим васыятьләреннән берсе әнә шуннан гыйбарәт тә инде: Россия дәүләтендә прокурорлар сатып алынмау гына түгел, аларның читтән ясалган бернинди йогынтыга да бирешмәве.
    Өч йөз еллап элек булган кебек үк, бүген дә прокуратураның бурычы - дәүләтне намуссыз, закон бозучы гражданнардан, ә гражданнарның үзләрен дәүләтнең гаделсезлегеннән яклау. Прокуратура җәмгыятебездә законлылык һәм тәртип гаранты булып тора.

    Узган ел Биектау районы прокуратурасы тырышлыгы белән гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлы мәнфәгатьләрен яклау максатында шактый күп эш башкарылды.

    Район прокуратурасында гражданнарның 595 мөрәҗәгате карап тикшерелде. Аларның дүрттән бер өлеше нигезле дип танылды һәм алар буенча гражданнарның бозылган хокукларын торгызу һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы реаль чаралар күрелде. Районда яшәүче кешеләрнең 215е прокурор һәм аның урынбасарлары янында шәхсән кабул итүдә булып, квалификацияле ярдәм алды.

    Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау, балигъ булмаганнарның хокуклары саклануга кү-зәтчелек итү һәрвакыт иң әһәмиятле юнәлеш булып тора.

    Район прокуратурасы гражданнарның хезмәткә хокуклары үтәлүгә күзәтчелек итүне активлаштырды, дәүләт хакимияте, дәүләт контроле органнары белән, вәкаләтле бүтән оешмалар белән хезмәттәшлеген көчәйтте.

    Гражданнарның өзлексез һәм сыйфатлы коммуналь хезмәтләр алуга хокукын саклау турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү өстенлекле юнәлеш булды. ТКХ өлкәсендә хезмәт күр-сәтүче барлык оешмалар тикшерелде.

    Җирләрдән максатчан файдалану турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек итү буенча да актив эш алып барылды.
    Чит ил гражданнарын яшәү урыннарында фиктив рәвештә миграция исәбенә куюны дөрес түгел дип тану буенча дәгъва эше дә игътибар үзәгендә булды.

    Экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә күзәтчелекне оештыруда һәм хокук саклау органнары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләрен координацияләүдә бергәләп эшләү тәэмин ителде. Коррупциягә каршы тору турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек итү юнәлеше ныгытылды.

    Бердәм хокукый пространство булдыру, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче субъектларга тикшерүләр уздырганда законлылыкны тәэмин итү, җинаятьләр һәм кредит-финанс, бюджет өлкәләрендә, экология һәм хуҗалык мөнәсәбәт-ләрендә хокук бозуларга каршы тору элеккечә үк өстенлекле юнәлешләр булып кала бирә.

    Район прокуратурасының принципиаль позициядә торуы һәм прокурор катнашуы чараларын күрүе нәтиҗәсендә узган ел дәүләт бюджетына физик затларның керемнәренә салым буенча җыелып килгән 35 миллион сум бурыч түләтелде, шуның 24 миллион сумы Биектау муниципаль районы бюджетына керде.

    Узган ел Биектау районы прокуратурасы тарафыннан коррупция билгеләре булган илледән артык норматив хокукый акт ачыкланды, тагын берничә очракта аларны кабул итүгә чик куелды.

    Былтыр тикшерүләр нәтиҗәсендә җирдән файдалану өлкәсендә генә дә илледән артык хокук бозу ачылды, аларны бетерү өчен, прокурор катнашуы чаралары үз вакытында күрелде.

    Җиргә бәйле хокукый мөнәсәбәтләр өлкәсендә җир кишәрлекләренә теркәлгән хокукларны гамәлгә яраксыз дип тану турында; җир кишәрлекләреннән рөхсәт ител-гәнчә файдалану юлларын күрсәтеп, хокукларның бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү бурычын йөкләү турында; хуҗалык итү кенәгәсеннән ялган өземтәләр нигезендә бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрен муниципалитет милкенә кире кайтару турында судка барлыгы 90 дәгъва гаризасы җибәрелде. Бүген 27 миллион сумлык 37 җир кишәрлеге район милкенә кире кайтарылды.

    Район башкарма комитетының җир кишәрлекләрен гражданнарга һәм юридик затларга мөлкәт итеп бирү турындагы 4 норматив актына протест белдерелде.

    Федераль бюджеттан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан акча бүлеп биргәндә, бюджет законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү көчәйтелде.

    Җинаять эшләре буенча уздырылучы судларда дәүләт гаепләвен хуплау прокурорның аеруча мөһим вазифасы булып тора. Узып киткән елда район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан 177 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды.
    Район прокуратурасында үзләрен законга хезмәт итүгә багышлаган, һөнәри бурычларын намус белән башкаручы, ихлас күңелле, Россия прокуратурасының иң яхшы традицияләрен саклаучы һәм үстерүче югары квалификацияле, тырыш хезмәткәрләр эшли.
    Барыбызга да бик күп эш башкарырга кирәк әле: икътисадта, кеше-ләрнең тормышларын яхшыртуда, аларның иминлеген тәэмин итүдә. Һәрберебез шуны аңларга тиеш: яхшы тормыш үзеннән-үзе килми, киеренке хезмәт һәм шәхси казанышлар, ниятләгәнне һичшиксез гамәлгә ашырырга омтылу нәтиҗәсендә ирешелә ул. Хәзерге вакытта - Россия икътисадына санкцияләр белән басым ясалу һәм чит илләр белән хезмәттәшлек чикләнү, финанс базарлары кысылу һәм дөнья күләмендә нефтькә бәя төшү шартларында бигрәк тә. Районыбызның, Ватаныбызның язмышы һәр кешенең казанышларыннан тупланачак.
    Прокуратура органнары ветераннарына - Биектау районы прокуратурасы үсешенә лаеклы өлеш керткән, уртак эшебезгә гомерләренең бик күп елларын багышлаган кешеләргә - аеруча рәх-мәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Бүген хезмәт куючыларга һәм прокуратура органнарында хезмәт юллары әле башланып кына килә торган яшьләребезгә дә изге теләкләремне юллыйм.

    Җирле үзидарә органнарының һәм Биектау муниципаль районы башлыгының ярдәмен прокуратура тоеп тора һәм югары бәяли. Прокуратурага йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итү күп очракта суд һәм хокук саклау органнарында эшләүче коллегалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү аркасында мөмкин булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: