Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Закон бозуларга киртә куелды

Биектау районы прокуратурасы тарафыннан Дачное авыл җирлеге территориясендә торак фондыннан файдаланганда закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында ачыкланганча, Дачное поселогының Үзәк урамында урнашкан 26 нчы күп фатирлы йортта керү ишекләре һәм түбәгә чыгу люклары йозакка бикләнмәгән, йортның түбәсе төзек түгел, аерым элементлар өлешчә зарарланган һәм җимерелгән, шул сәбәпле су үткән...

Биектау районы прокуратурасы тарафыннан Дачное авыл җирлеге территориясендә торак фондыннан файдаланганда закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Дачное поселогының Үзәк урамында урнашкан 26 нчы күп фатирлы йортта керү ишекләре һәм түбәгә чыгу люклары йозакка бикләнмәгән, йортның түбәсе төзек түгел, аерым элементлар өлешчә зарарланган һәм җимерелгән, шул сәбәпле су үткән эзләр бар. Үзәк урамда урнашкан 10 нчы күп фатирлы
йортта да керү ишекләре һәм түбәгә чыгу люклары йозакка бикләнмәгән, моннан тыш, әлеге йортның 1 нче һәм 2 нче подъездындагы керү ишекләре төзек түгел.
Чит затларның чормаларга үтеп керү мөмкинлеге булганлыктан, йорт-җирсез затларның йортка ут төртү, террорлык актлары кылу ихтималы бар. Шул рәвешле, билгесез даирәдәге кешеләрнең биредә яшәүчеләр тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян салу куркынычы бар, чөнки гражданнар күпләп яши торган объектта (күп фатирлы торак йортта) террорлык акты кылыну нәтиҗәсендә билгесез санда гражданнар зыян күрергә мөмкин.
Район прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау районы судына ачыкланган закон бозуларны бетерү таләбе белән дәгъва гаризалары җибәрелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев