Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Закон бозуларга чик куелды

Биектау районы прокуратурасы Биектау тимер юл станциясе поселогының Пролетарская урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча торак законнарының, шулай ук күп квартиралы торак йортта гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең үтәлүен тикшерде. РФ Торак кодексының 161 ст. 12 өлеше нигезендә күп квартиралы йортларга идарә итүче оешмалар әлеге кодексның 157 статьясы 1...

Биектау районы прокуратурасы Биектау тимер юл станциясе поселогының Пролетарская урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча торак законнарының, шулай ук күп квартиралы торак йортта гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең үтәлүен тикшерде.

РФ Торак кодексының 161 ст. 12 өлеше нигезендә күп квартиралы йортларга идарә итүче оешмалар әлеге кодексның 157 статьясы 1 өлешендә күрсәтелгән кагыйдәләр нигезендә салкын һәм кайнар су бирүне, су җибәрүне тормышка ашыручы, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар арасында килешүләр төзүдән баш тартмаска тиешләр.

Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең РФ Хөкүмәтенең 2006 ел, 23 май, № 307 "Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында"гы Кагыйдәләренең 6 нчы пункты нигезендә салкын су белән тәэмин итү кулланучыны тәүлек дәвамында торак бинага тоташтырылган челтәрдән кирәк кадәрле күләмдә тиешле сыйфаттагы эчәргә яраклы салкын су белән тәэмин итү дигәнне аңлата. Салкын су җибәрү һәм агып җыела торган суларны кабул итүгә "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте белән "Вавилон-Жилсервис" җаваплылыгы чикле ширкәте арасында төзелгән килешүнең 2.1 пункты нигезендә ресурслар белән тәэмин итүче оешманың ("Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте) бурычы - абонентка ("Вавилон-Жилсервис") ел дәвамында аңа кирәк кадәрле күләмдә тиешле сыйфаттагы салкын су җибәреп тору.

Әмма "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте әлеге таләпләрне үтәми, Биектау тимер юл станциясе поселогындагы Пролетарская урамындагы 2 нче йортка, үзәктән су белән тәэмин итү системасында басым җитәрлек булмау сәбәпле, 2012 нче елның 7 мартыннан бирле салкын су килми.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау районы прокуратурасы "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры исеменә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә закон бозуларны бетерү турында тәкъдим (представление) кертте, шулай ук вазифалы кеше - "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Р.Шәриповка карата РФ Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексның 7.23 статьясы буенча административ хокук тәртибе бозу турында эш кузгатылды.

Хәзерге вакытта алда әйтелгән йортка су үткәрү өчен яңа трасса салу эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев