Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы закон үтәләме?

Биектау районы прокуратурасы юлларны тәртиптә тотуга кагылышлы гамәлдәге закон таләпләренең Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында Биектау тимер юл станциясе поселогының Гагарин урамындагы машина юлында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча закон таләпләренең җиренә җиткереп үтәлмәве ачыкланды. Асфальт юл өслегендә бик күп дефектлар бар. "Россия...

Биектау районы прокуратурасы юлларны тәртиптә тотуга кагылышлы гамәлдәге закон таләпләренең Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан ничек үтәлүен тикшерде.
Тикшерү барышында Биектау тимер юл станциясе поселогының Гагарин урамындагы машина юлында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча закон таләпләренең җиренә җиткереп үтәлмәве ачыкланды. Асфальт юл өслегендә бик күп дефектлар бар. "Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары турында"гы 06.10.2003 нче ел, № 131 Федераль законның
14 нче статьясы нигезендә җирлек авылларындагы машина юлларында хәрәкәт куркынычсызлыгын авыл җирлеге хәл итәргә тиеш.
Гамәлдәге закон нигезендә аерым бер урын өчен әһәмияте булган автомобиль юлларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонт уздыру, ремонтлау һәм тәртиптә тоту бурычы җирле үзидарә органнарына йөкләнгән.
Прокуратура уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау район судына Красносельский авыл җирлеге башкарма комитетын Биектау тимер юл станциясе поселогының Гагарин урамындагы машина юлындагы җитешсезлекләрне бетерергә мәҗбүр итү турындагы таләп белән дәгъва гаризасы юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев