Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ МОХИТНЕ САКЛАУ БУЕНЧА ЧАРАЛАР КҮРЕЛДЕ

ТР Биектау районы прокуратурасы тарафыннан "Чернышевка" торак хуҗалары ширкәте (алга таба текст буенча "Чернышевка" ТХШ) тарафыннан көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыйнар өчен контейнерларны урнаштырганда табигатьне саклау һәм санитария-эпидемиология законының үтәлешен тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында ачыкланганча, "Чернышевка" ТХШ торак фондка хезмәт күрсәтү оешмасы булып тора, ул ТР Биектау муниципаль районының Чернышевка...

ТР Биектау районы прокуратурасы тарафыннан "Чернышевка" торак хуҗалары ширкәте (алга таба текст буенча "Чернышевка" ТХШ) тарафыннан көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыйнар өчен контейнерларны урнаштырганда табигатьне саклау һәм санитария-эпидемиология законының үтәлешен тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында ачыкланганча, "Чернышевка" ТХШ торак фондка хезмәт күрсәтү оешмасы булып тора, ул ТР Биектау муниципаль районының Чернышевка авылының Садовая һәм Үзәк урамнарында урнашкан 11 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Биектау муниципаль районы Чернышевка авылының Үзәк урамында урнашкан 7 йорттан көнбатышка таба юнәлештәге 30 метр ераклыкта, Үзәк урамда урнашкан 1 йорттан көнбатышка таба юнәлештәге 30 метр ералыкта "Чернышевка" ТСШнең көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыйнау өчен контейнерлар урнашкан мәйданчыклары бар.
Ачыкланганча, әлеге контейнер мәйданчыклары асфальт яки бетон белән түшәлмәгән. Шулай ук мәйданчыклар тирәсе койма белән әйләндереп алынмаган. Шул рәвешле 2.1.2.2645-10 "Торак биналарда яшәү шартларына санитария-эпидемиология таләпләре" бозылган.
САнПиН 2.1.2.2645-10 "Торак биналарда яшәү шартларына санитария-эпидемиология таләпләре"нең 8.2.5 пункты нигезендә, контейнерлар урнаштыру өчен асфальт яки бетон түшәмәле, периметр буенча бордюр яки яшел утыртылмалар (куаклар) белән әйләндереп алынган һәм автотранспорт өчен керү юлы булган махсус мәйданчык җиһазланырга тиеш.
Закон тарафыннан йөкләнгән бурычларны "Чернышевка" ТХШнең вазифалы затларының үтәмәве "Чернышевка авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге территориясендә санитария-эпидемиология торышының начараюына китерә һәм табигый тирәлекнең торышына начар йогынты ясый.
ТР Биектау районы прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча "Чернышевка" торак хуҗалары ширкәтенә тикшерү барышында ачыкланган санитария-эпидемиология законын бозуларны бетерүне таләп итеп, судка дәгъва гаризасы җибәрелде.
Кабул ителгән прокурорлык тикшерүе акты каралу стадиясендә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев