Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Урманнарны саклыйк

Биектау районы прокуратурасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге белән берлектә Дачное, Казаклар, Красносельский авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы турындагы законның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге авыл җирлекләре территорияләрендәге урманнарга якын урнашкан авылларда кешеләргә янгын очрагында хәбәр итү системасы, янгыннарны сүндерү өчен кулланыла...

Биектау районы прокуратурасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге белән берлектә Дачное, Казаклар, Красносельский авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы турындагы законның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге авыл җирлекләре территорияләрендәге урманнарга якын урнашкан авылларда кешеләргә янгын очрагында хәбәр итү системасы, янгыннарны сүндерү өчен кулланыла торган мотопомпалар юк.
ТР Биектау районы прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Биектау районы судына Дачное, Казаклар, Красносельский авыл җирлекләре башкарма комитетларының вазифалы затларының гамәлләрен законсыз дип тану һәм янгын куркынычсызлыгы турында законны һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларны бетерергә мәҗбүр итү турында 3 дәгъва гаризасы җибәрелде.
Күрсәтелгән прокурорлык тикшерүе актлары каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев