Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

ТОВАРЛАР САТУ ҺӘМ ХЕЗМӘТЛӘР КҮРСӘТҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕНДӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР

РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 октябрендә № 1007 "Товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Карары кабул ителде. Үзгәрешләр үрнәкләр (образцы) буенча товарлар сату; халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү; җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү; аерым төр товарлар сату; азык-төлек булмаган товарларны комиссион сату; товарларны...

РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 октябрендә № 1007 "Товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Карары кабул ителде. Үзгәрешләр үрнәкләр (образцы) буенча товарлар сату; халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү; җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү; аерым төр товарлар сату; азык-төлек булмаган товарларны комиссион сату; товарларны дистанцион алым белән сату кагыйдәләренә кагылды.
Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә хәзер сыраны өйләргә, эш һәм уку урыннарына барып, транспортта, урамда һәм башка урыннарда ваклап сату (в разнос) тыела. Моннан тыш, энергияне саклау турындагы законда күздә тотылган булса, сатып алучыга товарларның энергия нәтиҗәлелеге турындагы мәгълүматны җиткерергә кирәк.
Товарны кредитка сатканда хәзер кулланучыга заем күләмен, түләнергә тиешле тулы сумманы, аны түләү графигын белдерергә кирәк. Текстиль, трикотаж, тегелгән һәм мехтан эшләнгән товарлар һәм аяк киемнәре сатканда, касса чегында товарның исеме, артикулы, сорты (булганда) күрсәтелмәгән булса, сатып алучыга товар чегы бирелә. Төзелеш материаллары һәм әйберләре сатканда хәзер товар белән бергә сатып алучыга әзерләүченең тиешле документациясе дә тапшырыла. Товар чегы касса чегында товарның исеме, аның төп күрсәткечләре һәм күпме булуы күрсәтелмәгән очракта бирелә.
Моннан тыш, үзгәрешләр сатып алучының ремонтлау яки алыштыру чорына шундый ук товарны бушлай биреп тору турындагы таләбенә туры килмәүче озак вакыт файдаланыла торган товарлар исемлегендә дә бар. Аңа лайлалы тышчага һәм тирегә тиеп тора торган приборлар кертелгән. Аерым алганда болар - электр феннары-щеткалар, электр бигудилары, электрдан эшли торган теш щеткалары, чәч алу машиналары.
Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләрендә аларның үтәлүен бары тик Роспотребнадзор гына контрольдә тота, дип билгеләнгән (элек башкару властеның башка федераль органнары һәм үз компетенцияләре чигендә аларның территориаль органнары тикшерде).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев