Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Торакка хокукларны яклап

«Әгәр торак хуҗасы моңа каршы булса, аны үзеннән тартып алынган торактан башка бинага күчерә алалармы?» Күпләрне кызыксындырган бу сорауга Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы Фәрит ГАЙФУЛЛИН җавап бирә. «Җирле администрация судка торак хуҗаларын авария хәлендәге торактан башка бинага күчерү максаты белән мөрәҗәгать итте. Судка дәгъва гариза бирүче күрсәткәнчә, әлеге...

«Әгәр торак хуҗасы моңа каршы булса, аны үзеннән тартып алынган торактан башка бинага күчерә алалармы?»
Күпләрне кызыксындырган бу сорауга Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы Фәрит ГАЙФУЛЛИН җавап бирә.

«Җирле администрация судка торак хуҗаларын авария хәлендәге торактан башка бинага күчерү максаты белән мөрәҗәгать итте.

Судка дәгъва гариза бирүче күрсәткәнчә, әлеге йорт авария хәлендәге һәм сүтелергә тиешле йорт буларак танылган, ә ул урнашкан җир муниципаль ихтыяжлар өчен тартып алына. Җавап бирүчеләр, үз чиратларында, каршы гариза бирделәр һәм алардан фатирларын сатып алуны (выкуп) таләп иттеләр. Ике инстанциядәге судлар администрацияне яклап чыкты. РФ Югары судының гражданлык эшләре буенча Суд Коллегиясе эшне яңадан карауга җи-бәрде һәм түбәндәгеләрне күрсәтте. Шуның белән бергә шушы милек хуҗасы белән килешү буенча тартып алына торган торак урынына, аның сатып алу бәясенә хакын исәпкә алып, икенче торак бирелергә мөмкин. Әгәр торак хуҗасы үзенең торагын тартып алуга каршы булса (яки аның белән сатып алу бәясе буенча ризалашу ахырына җиткерелмәгән булса яки башка шартларда), власть органы сатып алу (выкуп) турында дәгъва гаризасы бирә ала.

Элегрәк бирелгән РФ Югары суды Пленуны аңлатмаларыннан чыгып, әгәр ул моңа каршы ризасызлык белдерсә, әлеге торак хуҗасын тартып алынучы торактан башка бинага күчерү турындагы таләп канәгатьләндерелә алмый.
Бу рөхсәт ителми, чөнки РФ Торак кодексы буенча тартып алына торган торакка алмашка икенче бина торак хуҗасына якларның килешүе белән генә бирелә. Суд власть органын тартып алына торган бина хуҗасын башка торак белән тәэмин итәргә мәҗбүр итү хокукына ия түгел, чөнки РФ Торак кодексы буенча әлеге власть органына тартып алына торган торакның сатып алу (выкуп ) бәясен түләү бурычы гына йөкләнә.

Әлеге очракта тартып алына торган фатирларны сатып алу аларның хуҗаларына тәкъдим ителмәвен, ә башка торакка күчүдән аларның баш тартуын исәпкә алырга кирәк.

Шуны исәпкә алып, карала торган очракта торакны тартып алуга китерә торган процедура үтәлмәде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев