Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Торак хокуклары турында

2012 нче елның 5 июнендә "Россия Федерациясе Торак кодексының 56 нчы статьясына үзгәрешләр кертү турында"гы № 55 Федераль закон кабул ителде. Аның нигезендә күп балалы гаиләләр, аларга шәхси торак төзелеше өчен бушлай участок бирелгән очракта да торакка мохтаҗ дип саналалар. Россия Федерациясенең Торак кодексына үзгәрешләр кертелде. 3 һәм аннан күбрәк...

2012 нче елның 5 июнендә "Россия Федерациясе Торак кодексының 56 нчы статьясына үзгәрешләр кертү турында"гы № 55 Федераль закон кабул ителде.
Аның нигезендә күп балалы гаиләләр, аларга шәхси торак төзелеше өчен бушлай участок бирелгән очракта да торакка мохтаҗ дип саналалар. Россия Федерациясенең Торак кодексына үзгәрешләр кертелде.
3 һәм аннан күбрәк балалары булган гражданнар дәүләт (муниципаль) милкендә булган җир участокларын, шул исәптән шәхси торак төзелеше өчен, сатуга (торгка) чыгармыйча һәм объект урнашасы урынны алдан килешеп билгеләмичә бушлай алу хокукына ия. Бу региональ законда күздә тотылган очракларда һәм тәртиптә мөмкин.
Физик затларга дәүләт власте яки җирле үзидарә органыннан торак йорт төзү өчен җир участогы бирелгән очракта алар торак бинага мохтаҗлар исемлегеннән алыналар. Сүз социаль наем килешүләре буенча бирелә торган торак турында бара.
3 һәм аннан күбрәк балалары булган гражданнар күрсәтелгән органнардан шәхси торак төзелеше өчен участок алган очракта да андый исәптән алынмыйлар. Федераль закон рәсми игълан ителгән көннән үз көченә керә һәм 2011 нче елның 17 нче июненнән соң барлыкка килгән хокук мөнәсә-бәтләренә кагыла.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев