Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Тикшерүдә – балахокуклары

Биектау районы прокуратурасы балигъ булмаганнарның торакка хокукларын бозуны туктатуны суд тәртибендә таләп итә. Биектау районы прокуратурасы ана (гаилә) капиталы акчасы белән эш итүдә балигъ булмаган балаларның торакка хокуклары саклануны тикшерде. Биектау муниципаль районының Пановка авылында яшәүче хатынга, 2009 нчы елда икенче баласы тууга бәйле рәвештә, ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты...

Биектау районы прокуратурасы балигъ булмаганнарның торакка хокукларын бозуны туктатуны суд тәртибендә таләп итә.

Биектау районы прокуратурасы ана (гаилә) капиталы акчасы белән эш итүдә балигъ булмаган балаларның торакка хокуклары саклануны тикшерде.

Биектау муниципаль районының Пановка авылында яшәүче хатынга, 2009 нчы елда икенче баласы тууга бәйле рәвештә, ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты бирелгән булган. Тикшерүдә шул ачыкланды: 2011-2012 елларда аның ире, шул акчаны файдаланып, торак йорт салган.

Әлеге ир, закон таләпләренә туры китереп, нотариуста таныкланган йөкләмә рәсмиләштерә. Шул йөкләмә нигезендә, ул торак йорттан чикләүләр алынганнан соң алты ай эчендә аны гаиләнең барлык әгъзаларының уртак милке итеп, өлешләрнең күләмен үзара килешеп билгеләп рәсмиләштерергә тиеш була.

Реклама

Ләкин тикшерү күрсәткәнчә, әлеге йөкләмә хәзергә кадәр үтәлмәгән.

Тикшерү йомгаклары буенча, район прокуроры, балигъ булмаган балаларның ана (гаилә) капиталы акчасын кулланып төзелгән йортка өлешле уртак милек хокукларын тануны таләп итеп, дәгъва белән Биектау район судына мөрәҗәгать итте.
Прокурор катнашуы акты хәзерге вакытта - карап тикшерелү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев