Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

ТАЛОН УРЫНЫНА – ДИАГНОСТИКА КАРТАСЫ

2012 нче елның 28 нче июлендә "Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы № 130-ФЗ Федераль законы кабул ителде. Үзгәрешләр транспорт чараларына техник карау (ТК) уздыруга кагыла. ТК талоны һәм техник карауның халыкара сертификаты юкка чыгарыла. Алар урынына диагностика картасы булачак. Транспорт чарасы төзек булган очракта Россиядә һәм халыкара...

2012 нче елның 28 нче июлендә "Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы № 130-ФЗ Федераль законы кабул ителде.

Реклама

Үзгәрешләр транспорт чараларына техник карау (ТК) уздыруга кагыла. ТК талоны һәм техник карауның халыкара сертификаты юкка чыгарыла. Алар урынына диагностика картасы булачак. Транспорт чарасы төзек булган очракта Россиядә һәм халыкара килешүләр нигезендә аның чикләреннән тыш та юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәт булуны нәкъ менә шул расларга тиеш.
Төзәтүләр нигезендә диагностик картада машинаның куркынычсызлыкның мәҗбүри таләпләренә туры килү-килмәве турындагы нәтиҗә чагыла. Әгәр дә транспорт файдаланырга яраклы булса, картада аның гамәлдә булу срогы күрсәтелә. Башка очракларда төзексезлекләр исемлеге китерелә.
Диагностик карта бик җитди документ. Элеке кебек үк, ул 2 экземплярда язма формада һәм электрон вариантта төзелә. Вәкаләтле федераль орган диагностика карталарын исәпкә алу, саклау, тапшыру һәм юкка чыгару тәртибен билгеләргә тиеш. ОСАГО килешүе төзү өчен шофер страховать итүчегә ТК талонын түгел, ә бәлки диагностика картасын күрсәтә. 2015 нче елның 1 нче августына кадәр аны да, техник карау талонын да күрсәтергә була.
Дилерлар да техник карау операторлары булып санала. Андыйларга җитештерүче һәм (яки) импортер (дистрибьютор) белән төзелгән килешү нигезендә аерым маркадагы автомобильләргә сервис хезмәте күрсәтүче юридик затлар (эшмәкәрләр) керә.
Техник карау өлкәсендә тагын бер вәкаләтлек (аккредитация) таләбе күздә тотылган. Бу - сервис хезмәте күрсәтүгә җитештерүче һәм (яки) импортер (дистрибьютор) белән килешү булу.
Шәһәрдә йөрүче электр транспортына техник карау уздыручы операторлар һәм дилерлар халыкның техник карау пунктлары белән тәэмин ителешен теркәгәндә исәпкә алынмыйлар.
Федераль закон, башка сроклар билгеләнгән положениеләреннән тыш, рәсми игълан ителгән көннән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев