Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Табигатьне саклау законнары бозылмасын

Биектау районы прокуратурасы экологлар һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә, карьерлардан законсыз файдалану очракларын ачыклау өчен, даими рәвештә рейдлар уздыра. Карьерларны законсыз казучылар, еш кына, тәүлекнең караңгы вакытында эшләргә тырыша. Шуңа күрә рейдларга да тикшерүчеләр кичке якта чыга. Ком һәм кара туфрак сатып, яхшы гына акча эшләп булганлыктан, Биектау районында яшерен...

Биектау районы прокуратурасы экологлар һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә, карьерлардан законсыз файдалану очракларын ачыклау өчен, даими рәвештә рейдлар уздыра.

Карьерларны законсыз казучылар, еш кына, тәүлекнең караңгы вакытында эшләргә тырыша. Шуңа күрә рейдларга да тикшерүчеләр кичке якта чыга.

Ком һәм кара туфрак сатып, яхшы гына акча эшләп булганлыктан, Биектау районында яшерен карьерлар шактый. Аларның күбесеннән июньнән башлап ноябрьгә кадәр файдаланалар.

Зур мәйданлы җир участоклары казылу аркасында, авыл хуҗалыгы байлыкларына, урманлы җир-ләргә, аерым алганда, яшел утыртмаларга, табигатьне саклау һәм тернәкләндерү өчен билгеләнгән җирләргә зур зыян салына, ягулык түгелү куркынычы яный. Зыянның күләме миллион сумнар белән исәпләнә.

Тикшерүләр барышында агымдагы елда прокуратура ком һәм кара туфрак чыгарыла торган законсыз 7 карьерны ачыклады. Гаепле затлардан махсус техника (7 экскаватор һәм 5 "КамАЗ") тартып алынды һәм штрафстоянкага куелды. Карьерларны законсыз казу эшләре Семиозерка, Чыпчык, Дачное, Чернышевка авыл җирлекләре территорияләрендә башкарылган иде.

Карьерлардан файдаланучы Илшат Шәрипов һәм Андрей Пыгинга, шулай ук юридик затка - "Эльбрус" җаваплылыгы чикле җәмгыятенә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 статьясы (җир кишәрлеген рөхсәтсез алу) һәм 7.3 статьясындагы 1 өлеш (тиешле лицензиясез җир асты байлыкларыннан файдалану) буенча административ эшләр кузгатылды. Алар, карап тикшерү өчен, Росреестрның Татарстандагы идарәсе Биектау бүлегенә һәм ТР Экология, табигать ресурслары министрлыгына җибәрелде.

Прокурор катнашуы актлары хәзергә - карап тикшерү стадиясендә.

Карьерларны законсыз казуның башка фактлары буенча административ тикшерү эше бара. Моннан тыш, тикшерү материалларын, РФ Җинаятьләр кодексының 171 нче статьясы (законсыз эшмәкәрлек) буенча процессуаль карар кабул итү өчен, тикшерү органнарына җибәрү мәсьә-ләсе дә хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев