Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

ӨСТӘМӘ ТАШЛАМАЛАР

2012 нче елның 16 октябрендә "Ветераннар турында"гы № 169-ФЗ Федераль законның 23.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон кабул ителде. Сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннарына торак сатып алуга бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләү күздә тотылган. Алардан тыш, мондый түләүне хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр органнары, Дәүләтнең янгынга каршы хезмәте,...

2012 нче елның 16 октябрендә "Ветераннар турында"гы № 169-ФЗ Федераль законның 23.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон кабул ителде.
Сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннарына торак сатып алуга бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләү күздә тотылган. Алардан тыш, мондый түләүне хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр органнары, Дәүләтнең янгынга каршы хезмәте, УИС учреждениеләре һәм органнары хезмәткәрләре - хезмәт барышындагы яралану, контузия яки имгәнү аркасында инвалид булып калучылар ала.
Сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары (ветераннары) үлгән (һәлак булган) очракта түләүгә аларның гаилә әгъзалары дәгъва итәргә мөмкин. Мондый түләүгә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм Россия эчке эшләр бүлеге, ГПС, УИС, федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары да исәп тота алалар. Акчалар бары тик торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларга - 2005 нче елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә басучыларга бирелә. Түләү күләме 18 кв. метр гомуми торак мәйданыннан һәм Федерация субъекты буенча 1 кв. метр торак мәйданының уртача базар бәясеннән чыгып билгеләнә.
Мондый чаралар гражданнарның алда күрсәтелгән категорияләренә торакны, аның өчен чиратта тормыйча, мөстәкыйль рәвештә алырга мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшереп үтәбез, мондый механизм Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучыларны торак белән тәэмин иткәндә кулланыла.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев