Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Штрафлар арта

2011 нче елның 6 ноябрендә кабул ителгән "Административ хокук тәртибе бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 20.6 һәм 20.7 статьяларына үзгәрешләр кертү турында"гы № 295-ФЗ Федераль закон нигезендә Гражданнар оборонасы өлкәсендә хокук тәртибе бозган өчен административ штрафлар шактый арта. Халык һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау бурычын, җитештерү һәм социаль билгеләнештәге...

2011 нче елның 6 ноябрендә кабул ителгән "Административ хокук тәртибе бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 20.6 һәм 20.7 статьяларына үзгәрешләр кертү турында"гы № 295-ФЗ Федераль закон нигезендә Гражданнар оборонасы өлкәсендә хокук тәртибе бозган өчен административ штрафлар шактый арта.

Халык һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау бурычын, җитештерү һәм социаль билгеләнештәге объектларда аварияләр һәм фаҗигаләрне кисәтү таләпләрен үтәмәүчеләргә административ штрафлар арттырыла. Вазифалы кешеләр өчен - 4-5 меңнән алып 10-20 мең сумга, оешмалар өчен - 40-50 меңнән 100-200 мең сумга кадәр.

Гадәттән тыш хәлләрдән котылу өчен билгеләнгән көч һәм әйберләрнең әзерлеген тәэмин итү буенча чаралар күрмәгән, гадәттән тыш хәлләрне бетерү планында расланган көч һәм чараларны гадәттән тыш хәлләр зонасына үз вакытында җибәрмәгән өчен вазифалы кешеләрнең җаваплылыгы арттырыла. Штраф 1-2 меңнән 10-12 мең сумга кадәр күтәрелә.

Элек РФның Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексы Граҗданнар оборонасына идарә итүнең техник системаларыннан һәм ГО объектларыннан файдалану яки ГОның хәбәр итү системасын, аерым саклану чараларыннан, башка махсус техника һәм мөлкәттән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык билгели иде. Вазифалы кешеләрне 0,5 тән 1 мең сумга кадәр штрафка тарттылар. Моның өчен хәзер башка чара күздә тотылган: әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән өчен вазифалы кешеләргә 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр, оешмаларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф салалар. Россия территориясендә хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә килеп туган хәлдә халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм саклауга әзерләнү чараларын үтәмәгән өчен дә штрафлар күздә тотыла. Оешмалар өчен - 100-200 мең сум.

Ф.ГАЙФУЛЛИН, Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев