Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Сәүдә-күңел ачу комплексы ябылырга мөмкин

Биектау районы прокуратурасы, янгын күзәтчелеге һәм җирле үзидарә органнары белгечләрен җәлеп итеп, Биектау авылында урнашкан "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексында янгын куркынычсызлыгы турындагы закон һәм шәһәр төзелеше законы таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында бу сәүдә-күңел ачу комплексының хуҗасы "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе" ҖЧҖ икәнлеге, аның эшкуарларга торак булмаган бүлмәләрне арендага...

Биектау районы прокуратурасы, янгын күзәтчелеге һәм җирле үзидарә органнары белгечләрен җәлеп итеп, Биектау авылында урнашкан "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексында янгын куркынычсызлыгы турындагы закон һәм шәһәр төзелеше законы таләпләре үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында бу сәүдә-күңел ачу комплексының хуҗасы "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе" ҖЧҖ икәнлеге, аның эшкуарларга торак булмаган бүлмәләрне арендага бирүе билгеле булды.

Тикшерү вакытында тагын шунысы да ачыкланды: бина янгын куркынычсызлыгы турындагы закон таләп-ләрен җитди бозулар белән эшли, тәгаен әйткәндә, автомат рәвештә янгын сүндерү һәм автомат янгын сигнализациясе системалары төзек түгел; эвакуация юлларында диварлар янучан материалдан эшләнгән; арендаторларның бүлмәләрендә янгын сүндерү җайланмалары җитешми; кинотеатрдан чыга торган запас юлдагы ишекнең киңлеге тиешледән әзрәк; 4 нче катта эвакуация юлында бусага куелган; насос станциясендә янгынга каршы су белән тәэмин итү схемасы һәм насосларны беркетү схемасы юк; бүлмәләрнең арендаторлары янгынга каршы техник минимум программасы буенча өйрәнү үтмәгән; янгын куркынычсызлыгы буенча боерыклар һәм инструкцияләр юк; янгын сүндерү гидрантлары төзек түгел һ.б.

Реклама

Өстәвенә бинаның проект документлары, аларны тикшерүнең уңай йомгаклау нәтиҗәсе, инженерлык тикшеренүләре нәтиҗәләре, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы, шулай ук ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең төзелгән объектның төзелеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмәсе дә юк.

Шәһәр төзелеше законын, шулай ук янгын куркынычсызлыгы турындагы законны бозып, әлеге бинаны алга таба да эшләтүнең фаҗигале нәтиҗәләргә, гадәттән тыш хәлләргә һәм кешеләр корбан булуга китерү ихтималы зур. Тикшерү йомгаклары буенча район прокуратурасы, "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе" ҖЧҖгә карата дәгъва белдереп, янгын куркынычсызлыгы турындагы закон һәм шәһәр төзелеше законы таләпләренә җавап бирмәүче сәүдә-күңел ачу комплексын законсыз дип тану, эшчәнлеген тыю хакында судка гариза юллады.

Прокурор акты - карап тикшерелү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев