Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Салым түләмәүчеләр җавапка тартыла

Прокурор катнашуы чаралары күрелгәннән соң салымнар һәм иминият кертемнәре буенча барлыгы 21 млн 227 мең сумлык бурычлар түләнде. Салым, пенсия һәм хезмәт законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү Биектау районы прокуратурасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. 2015 елның сентябрь аенда прокуратурада әлеге өлкәләрдә хокук бозылуга каршы тору буенча ведомствоара эш төркеменең...

Прокурор катнашуы чаралары күрелгәннән соң салымнар һәм иминият кертемнәре буенча барлыгы 21 млн 227 мең сумлык бурычлар түләнде.

Салым, пенсия һәм хезмәт законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү Биектау районы прокуратурасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

2015 елның сентябрь аенда прокуратурада әлеге өлкәләрдә хокук бозылуга каршы тору буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Утырышка районның салымнар һәм җыемнар буенча зур бурычлары булган 17 предприятиесе, аерым алганда, "Бөреле" ЯАҖ, "Биектау" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Серп и Молот" ҖЧҖ, "Татмелиорация-Агро" ҖЧҖ, "Суыксу" ҖЧҖ һ.б. җитәкчеләре чакырылган иде.

Мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәре буенча иң зур бурычлысы "Бөреле" ЯАҖ булып чыкты - 11 млн сум. Моннан тыш предприятиенең физик затларның керемнәренә салым буенча да 3,5 млн сум бурычы булган.

Физик затларның керемнәренә салым буенча "Биектау" агрофирмасы" ҖЧҖ һәм "Серп и Молот" ҖЧҖнең дә 1,3 әр млн сумлык, "Татмелиорация-Агро" ҖЧҖнең 300 мең сумлык бурычлары бар. Соңгысы пенсияләргә акча күчерү буенча да 544 мең сум бурычлы.

Ведомствоара эш төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча прокуратура бурычлы предприятиеләр җитәкчеләре адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарды.

Прокуратура катнашлыгы аркасында, бурычлы предприятиеләр барлыгы 9 млн 477 мең сумлык бурычларын, мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәре буенча 11 млн 750 мең сумлык бурычларын каплады.
Бу өлкәдә законнар үтәлешен тәэмин итү буенча эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев