Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

“Резин йортлар” тикшерелде

Биектау районы прокуратурасы полиция, миграция хезмәткәрләре белән берлектә бик күп чит ил гражданнары исәптә торган йортларны тикшерде. Тикшерү барышында Россия гражданкасы З.ның 2013 елның 2 декабреннән 2014 елның 15 гыйнварына ка-дәрге чорда Казан шәһәрендәге почта бүлекчәсе аша Биектау районындагы күп квартиралы йортларның бер квартирасында килү урыны буенча анда яшәмәгән 27...

Биектау районы прокуратурасы полиция, миграция хезмәткәрләре белән берлектә бик күп чит ил гражданнары исәптә торган йортларны тикшерде.

Тикшерү барышында Россия гражданкасы З.ның 2013 елның 2 декабреннән 2014 елның 15 гыйнварына ка-дәрге чорда Казан шәһәрендәге почта бүлекчәсе аша Биектау районындагы күп квартиралы йортларның бер квартирасында килү урыны буенча анда яшәмәгән 27 чит ил гражданын теркәве ачыкланды. Чит ил гражданнары теркәлгән торакның мәйданы 30,4 кв. метр тәшкил итә.

Ә чынлыкта исә әлеге торакта квартираны арендага алган ике РФ гражданины (ир-ат белән хатын-кыз) яши.

Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия гражданкасы З.ны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы мәсьәләне хәл итү өчен материалны алдан тикшерү органына җибәрү турында карар кабул итте.

Реклама

2014 елның 12 февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бү-легенең дознание органы тарафыннан РФ гражданкасы З.га карата РФ Җинаять кодексының 322.3 статьясы (Россия Федерациясендә торак бинада килү урыны буенча чит ил гражданинын ялган (фиктивный) теркәү) буенча җинаять  эше кузгатылды.

Моннан тыш, район прокуратурасы Биектау район судына Россия федераль миграция хезмәте Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Биектау районындагы бүлегенә, Россия гражданкасы З.га, 27 чит ил гражданына килү урыны буенча теркәлүнең гамәлдән чыккан булуын тану, чит ил гражданнарын миграция
исәбеннән төшерү бурычы турындагы таләп белән дәгъва гаризасы юллады.

Әлеге прокурор акты карап тикшерелүдә.

Минакдас ШӘРӘПОВ, Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев