Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Протест белдерелде

Биектау районы прокуратурасы мәгариф учреждениеләренең мәгариф турындагы закон таләпләрен ничек үтәвен тикшерде. Тикшерү барышында районның мәгариф учрежде-ниеләренә кабул итү кагыйдәләренең мәгариф турындагы закон таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Аерым алганда, мәгариф оешмасының беренче сыйныфына гаризалар кабул итү сроклары дөрес билгеләнмәгән; баланың мәктәпкә керүе өчен законда күздә тотылмаган документлар таләп ителә; чит...

Биектау районы прокуратурасы мәгариф учреждениеләренең мәгариф турындагы закон таләпләрен ничек үтәвен тикшерде.

Тикшерү барышында районның мәгариф учрежде-ниеләренә кабул итү кагыйдәләренең мәгариф турындагы закон таләпләренә туры килмәве ачыкланды.

Аерым алганда, мәгариф оешмасының беренче сыйныфына гаризалар кабул итү сроклары дөрес билгеләнмәгән; баланың мәктәпкә керүе өчен законда күздә тотылмаган документлар таләп ителә; чит ил гражданнары булган яки гражданлыклары булмаган балаларның әти-әниләре (законлы вәкилләре) тапшырырга тиешле өстәмә документлар күрсәтелмәгән; закон таләпләре баланы мәктәпкә алу турындагы боеру актын рәсмиләштерү сроклары өлешендә бозыла.

Ачыкланган тайпылышлар гражданнарның закон белән саклана торган мәнфәгатьләре һәм хокуклары бозылуга һәм мәгариф учреждениесенең югары вазифа биләүче кешеләренең коррупциягә бәйле хокук бозулар кылуына, шулай ук балигъ булмаган балаларны мәктәпкә кабул итүдән сәбәпсез баш тартуга шартлар тудыра.

Тикшерү йомгаклары буенча, район прокуратурасы мәгариф учреждениеләренең 20 директорына карата протестлар белдерде. Протестларда районның мәгариф учреждениеләренә кабул итү кагыйдәләренең эчтәлеген Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законнарына туры китереп үзгәртү таләбе куела. Хәзерге вакытта прокурор кисәтүе актлары карап тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев