Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Мәктәпләрдә акча җыю: ирекле кертемме, талаумы?

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль закон (алга таба - Мәгариф турындагы закон) нигезендә, дәүләт уку йортларының баланы беренче сыйныфка алган өчен ниндидер средстволар таләп итәргә хокукы юк. Дәүләт уку йортлары яшәү территорияләре буенча үзләренә беркетелгән барлык балаларны кабул итәргә тиеш. Әгәр әти-әниләр баланы башка территориягә беркетелгән мәктәпкә бирергә теләсә, мәктәптә...

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль закон (алга таба - Мәгариф турындагы закон) нигезендә, дәүләт уку йортларының баланы беренче сыйныфка алган өчен ниндидер средстволар таләп итәргә хокукы юк.

Дәүләт уку йортлары яшәү территорияләре буенча үзләренә беркетелгән барлык балаларны кабул итәргә тиеш. Әгәр әти-әниләр баланы башка территориягә беркетелгән мәктәпкә бирергә теләсә, мәктәптә буш урыннар калмаган очракта гына аны алудан баш тартырга мөмкиннәр.

Мәктәп администрациясе шулай ук балага "керү имтиханы" - тестлар һәм тикшерүләр уздырырга хаклы түгел. Әзерлек дәрәҗәләре нинди булуга карамастан, барлык балаларның да дәүләт уку йортына укырга керергә хокукы бар. Әгәр бала кайсы да булса бер фән тирәнтен өйрәнелә торган сыйныфка керергә телә-сә, тест уздыру бары тик шул очракта гына рөхсәт ителә (гадәттә, андый тестлар баланың шәхси сыйфатларын ачыклый).

Беренче сыйныфка кер-гәндә, әти-әниләрдән баланы кабул итүне сорап язылган гариза, баланың туу турында таныклыгы күчермәсе һәм медицина картасы гына сорала. Мәктәп бернинди башка төрле документ, мәсәлән, әти-әниләренең керемнәре турында белешмә таләп итәргә тиеш түгел.

Еш кына мәгариф оешмалары җитәкчеләре үзләрендә тәрбияләнүче һәм укучыларның ата-аналарыннан, хәйрия ярдәме, ирекле кертемнәр дигән булып, акча җыя-лар. Ә чынлыкта, ул җыемнар мәҗбүри булып чыга. Мәгариф учреждениеләре коррупция юлына баса. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр, системалы рәвештә төрле ихтыяҗларга: төзекләндерү, сак хезмәте, хуҗалык мәсьәләләре, дәреслекләр һәм башка нәрсәгә ата-аналардан акча җыю нигезендә, "үзфинанслашу" белән шөгыльләнә. Шулай итеп, гражданнарның бөтен кешегә рөхсәт ителгән һәм түләүсез белем алуга хокуклары бозыла.

Мәгариф турындагы закон буенча, мәктәп өстәмә акчаны үз уставында күздә тотылган түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсә-теп эшли ала. Мәктәпкә сакчы кую түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре исемлегенә керми. Түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре мәгариф эшчәнлеге урынына күрсәтелә алмый һәм мәҗбүри булып тормый.

Хәйрия ярдәме өчен дип билгеле бер суммалар кую шулай ук мәҗбүр итү (ата-аналарга басым ясау) формаларына керә.

Администрация һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре хәйрияче-ләрдән кулга бирелә торган акча таләп итәргә яки кабул итәргә, учреждениенең исәп-хисап счетына акча күчерелгәнлекне раслаучы квитанция яки башка төрле документ сорарга хокуклы түгел. Өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәткән өчен, мәсәлән, махсус фән-нәрне билгеләнгән сә-гатьләрдән арттырып һәм укыту планында күздә тотылган укыту дисциплинасын программадан арт-тырып өйрәткән өчен түләү килешү белән рәсмиләштерелә. Бу хезмәттән файдаланучы кеше акчаны мәгариф учреждениесенең - хезмәт күрсәтүченең - исәп-хисап счетына күчерә.

Закон таләбе нигезендә, әгәр түләүле өстәмә белем бирү мәгариф оешмасының педагогик хезмәткәренең мәнфәгатьләре конфликтына китерсә, аның бу оешмада укучыларга түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтергә хакы юк (шул исәптән, шәхси эшмәкәр сыйфатында да).

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, Биектау муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә акча җыю мәсьәләләре буенча Биектау районы прокуратурасына телдән яки язмача мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын хәбәр итәбез. Адресыбыз: Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Пролетарская урамы, 7 нче йорт.

Тел. 8(84365)2-35-36.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев