Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

МИНИМАЛЬ ХЕЗМӘТ ХАКЫ АРТА

"Хезмәт хакының минималь күләме турында"гы Федераль законның 1 нче статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2012 елның 3 декабрендә 232 нче Федераль закон кабул ителде. Яңа елдан хезмәт хакының минималь күләме айга 4611 сумнан 5205 сумга кадәр артачак. РФ Хезмәт кодексы нигезендә хезмәт хакының минималь күләме илнең хезмәткә сәләтле халкының яшәү минимумы...

"Хезмәт хакының минималь күләме турында"гы Федераль законның 1 нче статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2012 елның 3 декабрендә 232 нче Федераль закон кабул ителде.
Яңа елдан хезмәт хакының минималь күләме айга 4611 сумнан 5205 сумга кадәр артачак. РФ Хезмәт кодексы нигезендә хезмәт хакының минималь күләме илнең хезмәткә сәләтле халкының яшәү минимумы күләменнән дә ким булырга тиеш түгел.
Хәзерге вакытта 2011 елның 1 июненнән билгеләнгән хезмәт хакының минималь күләме гамәлдә. Ул айга 4611 сум тәшкил итә. Ул Россия буенча тулаем алганда 2012 елның I нче кварталы өчен хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 67,7% ын тәшкил итә.
2013 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме айга 5205 сумга кадәр артачак. Шул рәвешле, Россия буенча тулаем алганда хезмәткә сәләтле халыкның хезмәт хакының минималь күләме һәм яшәү минимумы арасындагы аерманың уңай динамикасы сакланачак. Федераль закон 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев